Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Белгеч COVID-19 белән авырганнан соң организмдагы үзгәрешләр турында аңлатты

Реабилитация процессы бик мөһим

Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Семенова коронавирус белән авырган өлкәннәр организмындагы үзгәрешләр турында сөйләде һәм реабилитация процессының бик мөһим булуын искәртте.

«Педиатрлар, бәлки, балаларда ниндидер күренешләр азрак булуын әйтер, ә өлкәннәрнең барлык органнары һәм системалары ковидтан соң теге яки бу дәрәҗәдә үзгәрешләр кичерә», — диде Татьяна Семенова. Ул бу хакта Россия педиатрларының «Педиатриянең актуаль проблемалары» ХХІІІІ халыкара конгресста сөйләде, дип хәбәр итә «Известия». 

Спикер билгеләп үткәнчә, коронавирустан соң кешенең хәле, шул исәптән фон авырулары белән дә билгеләнә. Аның сүзләренчә, киләчәктә Covid-19 сезонлы инфекциягә әйләнеп, идарә итәрлек хәлдә булачак. 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев