Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Быел районда диспансерлаштыруны 8412 кеше узарга тиеш

18-39 яшьтәгеләр диспансерлаштыруны 3 елга бер тапкыр уза

Диспансерлаштыру – профилактик чара. Аның төп максаты – райондашларыбызның сәламәтлеген саклау, тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм гомерен озынайту. Диспансерлаштыру йөрәк-кан системасы, тын алу органнары, онкология, шикәр чире кебек авыруларны иртә стадиядә ачыклау мөмкинлеге бирә. 

18-39 яшьтәгеләр диспансерлаштыруны 3 елга бер тапкыр уза. Димәк, быел алар – 2006, 2003, 2000, 1997, 1994, 1991, 1988, 1985 елгылар. 40 яшьтән узганнар ел саен үтәргә хокуклы. 1986-2005 елгылар профтикшеренү уза ала. Дөрес, профтикшеренү барышында тикшерү күләме азрак, әмма аның кысаларында нинди дә булса авыруга шик туа икән, дәвалаучы табиб карары нигезендә алга таба бушлай өстәмә тикшеренү билгеләнә.

Балалар өчен диспансерлаштыру 1 айдан башлана. Кагыйдә буларак, балалар бакчасына, мәктәпкә йөрүче балалар аны әлеге учреждениеләрдә узалар. Калганнар – балалар поликлиникасында.

Диспансерлаштыруның беренче этабында пациент анкета тутыра. Аның гәүдә авырлыгы индексын билгелиләр, кан басымын үлчиләр. Канның гомуми анализы тапшырыла. Кандагы холестерин, глюкоза күләме билгеләнә. 40 яшьтән узган хатын-кызлар һәм ир-атлар тизәктә яшерен кан булу-булмауга, 45, 50, 55, 60, 64 яше тулган ир-атлар ПСАга анализ тапшыралар. Үпкәләргә флюорография, йөрәккә электрокардиография (ЭКГ) ясау, күз эчендәге басымын үлчәү каралган. Хатын-кызлар гинеколог күзәтүен, маммография узалар.

Беренче этапны узганнан соң пациентның кайсыдыр анализда яки тикшерүдә нормадан читкә тайпылыш, ягъни патология ачыклана икән, ул икенче этапка юллана.

Тирәнәйтелгән диспансерлаштыру да бар. Анысы короновирус белән авырган пациентларга кагыла. Әлеге тикшеренүне савыгып ике ай узганнан соң үтәргә кирәк. Беренче этапны узгач тайпылышлар күзәтелгән очракта пациент шулай ук икенче  этапка җибәрелә.    

Профтикшеренү һәм диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча кешенең сәламәтлек төркеме билгеләнә. I төркем – сәламәт кешеләр. II төркем – хроник авырулары булмаган, әмма аларның үсеше өчен куркыныч факторлар булучылар. III а һәм б төркеменә керүчеләр диспансер күзәтүгә алыналар.

Иң элек поликлиниканың медицина профилактикасы бүлекчәсенә, ягъни 206нчы кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 26922. Авыл халкы башта фельдшерлык-акушерлык пунктына бара. Красныйборлылар – участок хастаханәсенә, Исәнбай, Кичкетаңда – амбулаториягә. 

Белешмә:  2024 елда районда диспансерлаштыруны 8412 кеше узарга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев