Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Covid-19 пандемиясе кайчан тәмамланачак?

    Галимнәр җавап бирде

    Коронавирус юкка чыкмаячак, әмма пандемия киләсе елда тәмамланырга тиеш. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) «Вектор» фәнни үзәге директоры Ринат Мәксүтов РИА Новости агентлыгына шундый фикерен белдерде.

    «Вирус үзе сакланса да, пандемия 2021 елда бездән китәр дип уйлыйм», - диде ул.

    Аның сүзләренчә, яңа очракларның саны көн саен артуга да карамастан, җитәрлек дәрәҗәдәге күмәк иммунитет формалашканнан соң пандемия тәмамланачак. Моның өчен гражданнарның яртысына якыны вакцинация үтәргә тиеш. 

    Чыганак

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: