Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

COVID белән авыручы ир-ат унөч ай реанимациядә ятканнан соң үлгән

Аның хәле кисәк кенә начарлана

Бөек Британиядә яшәүче 49 яшьлек ир-атны былтыр 31 мартта хастаханәгә салалар. Анда коронавирус була. Ир-ат шуннан бирле интенсив терапия бүлегендә дәвалана. 13 ай чамасы реанимациядә яткан Джейсон Келк шушы көннәрдә вафат булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Табиблар ярдәм итә алмагач, ир-ат көрәшүдән баш тарта. Ул гомеренең соңгы көннәрен туганнары һәм якыннары янында уздырырга тели, хастаханә палатасында, ИВЛ аппаратында ятасы килми.

18 июньдә иртән Джейсон хосписта вафат була. Бу турыда аның хатыны социаль челтәрләрдә язган. Хатыны сүзләренчә, Келк инде оттырылган уенда көрәшүдән баш тартып зур батырлык күрсәткән. Дарулар һәм аппаратлар белән аның гомерен саклап торып булса да, ул башка карар кабул иткән.

Хатыны сүзләренчә, Джейсон аңын югалтып егыла башлагач, хәле начарлангач, көрәштән баш тартырга карар кылган.

Джейсон беренче тапкыр караваттан торып, үзе йөри башлагач, хатыны ирен өйгә алып кайту өчен интернетта краудфандинг платформасында акча җыйган.

Джейсон ковид палатасында 10 ай хәрәкәтләнмичә ятып торган булган. Соңгы берничә атнада ул палатада, ИВЛ аппаратыннан башка яткан. Ләкин үләр алдыннан ир-атка кабат медицина кислороды кирәк була. Аның хәле кисәк кенә начарлана, бөерләре эшләүдән туктый, диелә хәбәрдә.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев