Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Дәвачы Мөслимә Гыйбадуллина: «50 ел дәвалыйм инде. Авыруларны учым белән тоям»

Кеше монда соңгы чиктә килә

«Их, бу тәмәкедән һәм  эчкечелектән тизрәк котыласы иде». Бу сүзләрне  без Зәй районының Югары Шепкә авылында яшәүче Мөслимә апа Гыйбадуллина  капка төбендә ишеттек. Дәвалаучыга чират көтеп, арлы-бирле йөренгән ирләр әнә шулай ди. Кайберләренең беренче генә килүе, шул вакытта бу зәхмәттән  дистәләгән елларга котылып торучылар да бар.  Сере нәрсәдә соң?

Капкага Мөслимә апаның кайсы көннәрдә кабул итүе турында белдерү эленгән. Якшәмбе – ял көне. Тәмәке һәм аракыдан котылырга теләүчеләрне күбрәк  шимбә кабул итә икән. Әмма без килгәндә дә андыйлар бар иде.

–  Армиядән кайткач, тәмәке  көйрәтә башлаган идем инде. Утыз елдан бирле ташлый алганым юк. Ниләр генә кулланып карамадым, бер файдасы да тимәде. Начальнигым, монда килеп киткәч, өч ел тартмый инде. Шуңа кызыгып,  мин дә килдем әле, – ди Чирмешән районында яшәүче ир. – Бер тәүлеккә 2–3 капны тартып бетерәм бит, күпме акча җилгә оча дигән сүз. Аның бер кабы 160 сум тирәсе тора.

Зәй районында яшәүче Андрей исә бер тапкыр килүдән алты еллап тәмәкенең нәрсә икәнен белмәгән. «Исе үк күңелне болгата башлаган иде. Салмыш баштан күршем тәкъдим итте дә, шуннан тагын «ычкындым». Эш буенча да проблемалар булды. Бөтенесе кушылды инде. Безнең авылдан күп ирләр йөри монда. Ышангач, файдасы да тия», – диде ул.

Тартуын ташлап  торганнар бер Андрей гына түгел. «Мин дә дистә ел  рәхәттә яшәгән идем. 20 килога ябыктым. Хәзер тагын симерә башладым», –дип сүзгә кушылды өченчесе.

«Бу хәлләр дөресеме соң?» – дип, авыл халкыннан сораштык. «Мөслимә апаның көче, чыннан  да, бар. Аның йортына күтәреп алып кергән авыруларның үз аякларында чыкканнарын күргәнебез бар. Кеше монда соңгы чиктә килә», – диде авылдашлары.

Мөслимә апаны  авыруларны дәвалаган җиреннән бик азга гына чакырып чыгардык. Белеме буенча мал табибы ул. Фермада сыерын да сауган.  Табибларга йөреп тә, шифа таба алмаганнар синең дипломыңа да, ат табибы булуыңа да карамый ул. Иң мөһиме – сихәте тисен. Мөслимә апа йортын хәтта Мәскәү, Санкт-Петербургтан кадәр килеп эзлиләр.

– Балага уза алмаган, буыннары чыккан, эчләре төшкәннәр, тотлыккан, бүсердән интеккән кешеләр – барысы да бар.  Ничә еллар бала таба алмаган  хатын-кызлар әни булу бәхетенә ирешә. Ничек сөенмисең ди?! Аракы һәм тәмәкедән ярдәм сорап, ирләр генә түгел, хатын-кызлар, яшьләр дә килә. Бу чирләрдән  кәнфит суырып, көнбагыш чиртеп кенә котылып булмый шул. Аракыдан арынырга теләгән кеше дүрт көн эчмәскә тиеш, – ди Мөслимә ханым. – Мин – ярдәм итүче генә, бу – Аллаһ Тәгаләдән бирелгән көч. Әлеге сәләт әни ягыннан  буыннан-буынга күчеп бара. Мин 50 ел дәвалыйм инде. Хәзер Түбән Камада яшәүче кече кызым да шуның белән шөгыльләнә. Белмичә, кешегә кагылып булмый. Бу – бик зур җаваплылык. Авыруларны учым белән тоям. Бүсернең миллиметрына кадәр кул белән капшап әйтәм. Томография дә соңыннан шулай дип күрсәтә. Минем янга ышанып килергә кирәк.

Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев