Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Дерматолог: «Меланома (яман шеш) гади миңгә дә охшарга мөмкин»

Нинди анализлар тапшырырга кирәк?

Миңле кеше бәхетле була, диләр. Бу – чынлап та шулаймы? Миңнең нинди куркыныч төрләре бар? Миңнән яман шеш барлыкка килә аламы? Аларны бер-берсеннән ничек аерырга? «Интертат» әлеге сорауларны дерматолог Юлия Галләмовага юллады.

Тәндәге миңнәр нәрсәне аңлата? 

Миңне медицина телендә «невус» дип атыйлар. Невус – меланоцит (пигмент җитештерүче күзәнәкләр) күзәнәкләренең оешуы. Шуңа бәйле аның төсе дә тәннән аерылып тора.

Миңне рус телендә «родинка» дип юкка әйтмиләр. Бала ана карынында булганда ук миң формалаша һәм генетик яктан программалаштырыла. Миң яшәү дәверендә дә барлыкка килә ала.

Миңнәрнең төрләренә килгәндә, барысы да аның тирәнлегенә бәйле. Тән өстендә генә булса, ул тап сыман гына була. Тирәнрәк урнашкан саен, ул тышка таба күбрәк чыгып тора. Андый миң җәрәхәтләнүгә дучар була. Әгәр дә миңгә механик яки ультрафиолет нурланышы тәэсир итсә, меланома (яман шеш) барлыкка килү куркынычы бар.

Миңнең төрләре:

Лентиго – миңнәрнең иң куркынычсыз төре. Алар – кечкенә пигмент таплар, яссы формада. Гадәттә, куе кара төстән ачык коңгыртка кадәр үзгәрә. Лентигоны сипкелләр белән бутавы җиңел, ләкин алар гадәттә караңгырак төстә.

Лентиго

Эпидермаль невуслар – андый миңнәр яссы була, әмма аз гына чыгып та торырга мөмкин. Зурлыгы 1 миллиметрдан 1 сантиметрга кадәр, төсе ачык коңгырт төстән карага кадәр. Гадәттә, аяк табанында, уч төбендә була. 

Эпидермаль невус

Интрадермаль невус – әлеге миң дөрес формада түгел һәм гел тән тиресеннән чыгып тора. Төсе – карадан алып тән төсенә кадәр. Алар гел чәч белән капланган була, шуңа күрә кешегә уңайсызлыклар китерә. Әмма, гомумән, миң өстендә чәч булу – әйбәт билге. Чөнки яман шеш күзәнәкләре чәч фолликулаларын зарарлый. Әгәр фолликулалар тәртиптә икән, димәк меланома сезгә янамый. 

Интрадермаль невус

Диспластик невус – аларның формасы беркайчан да дөрес булмый, тән тиресеннән өскә кабарып тора. Чикләре төгәл түгел, төсе коңгырттан җирәнгә кадәр. Әлеге миң төре нәселдән дә күчәргә мөмкин. Аның зурлыгы 1 сантиметрга кадәр җитә. Диспластик невус яман шеш куркынычын тудыра.

Диспластик невус

Зәңгәр невус – әлеге миңнең чикләре төгәл, зурлыгы 2 сантиметрга җитә. Төсе – зәңгәрсу, зәңгәр һәм коңгырт була. Еш кына биттә, кулда, арт якта барлыкка килә. Ул биологик активлыгы белән аерылып тора һәм яман шешкә әйләнә ала. 

Зәңгәр невус

Гигант пигментланган невус – тумыштан килгән, зур пигмент тап. Төсе – карадан алып коңгыртка кадәр. Ул яман шеш авыруын барлыкка китерә ала. Шуңа күрә анан тизрәк арынырга кирәк. Ләкин, зур булу сәбәпле, бу һәрвакытта да мөмкин түгел. Алдырган очракта, пациент табибка даими күренеп торырга тиеш.

Гигант пигментланган невус

Гомумән, зарарсыз миңнең зурлыгы арта башларга, төсе үзгәрергә яки авырта башларга мөмкин. Бу очракта табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яшь барган саен, невус зураерга мөмкин. Иң куркынычлары – 10 сантиметрдан арткан миңнәр.

Заманча медицина тенденцияләре шундый: кеше ел саен миңнәрен тикшертеп торырга тиеш. Аеруча бу кагыйдә 45 яшьтән узган кешегә, чәчләре табигый сары һәм җирән төстә булганнарга, солярий һәм кызынырга яратучыларга кагыла. Пеләш башта миң үссә, тырнак астында барлыкка килсә, җилкәдә пигмент таплар пәйда булса, миңнәр исәбе 100дән артса, туганда меланома булса, һичшиксез, табибка күренергә кирәк.

Табиб өчен миңнең зурлыгы үзгәрү сигнал булып тора. Яман шеш авыруларына хас булган кайбер дерматоскопик билгеләр бар: асимметрия, пигментация, таплар, миңнең чикләре тигез булмау, миңнең төсе үзгәрүе.

Миңнең үзгәрүен күрсәң, нинди анализлар тапшырырга кирәк? 

Бернинди дә анализлар кирәкми. Табиб тиредән соскоб тапшырырга яки биопсия ясатырга җибәрергә мөмкин. Хирургия юлы белән миңне алалар да гистологиягә җибәрәләр.

Иң куркыныч миң – ул меланома. Аны гади миңнән ничек аерырга?

Меланома визуаль яктан гади миңгә охшарга мөмкин. Иртә ясатылган диагностика 90 процент очракта дөрес диагноз куярга мөмкинлек бирә. Меланома тән тиресендә генә булганда, авыртмый да. Тирәнгә таба үсеш алганда, иң элек лимфоузеллар ялкынсына, аннары метастаз эчке органнарга үтеп керә. Теге яки бу органга карап, пациент гомуми хәл торышына зарланырга мөмкин. Бу – анемия, ябыгу, аппетит булмау, күңел болгану һәм косу.

Кызганычка каршы, 80 процент меланомалы кешенең гомер озынлыгы 5 елдан да артмый.

Нинди миңнәр сәламәтлек өчен куркыныч тудырмый?

Бөтен миңнәр дә куркыныч түгел. Аерым игътибарны диспластик невус таләп итә.

Сезгә нинди проблемалар белән мөрәҗәгать иткәннәре бар?

Бервакыт 50 яшьтән олырак, үзе дә табиб булып эшләгән хатын-кыз приемга килде. «Аяк табанында – меланома», – ди. 

Педикюр ясаучы кыз 50 яшьлек апаны меланома турында кисәткән. Иң беренчеләрдән булып, нәкъ менә ул игътибар иткән. Башта ул аны гади бер күгәргән урын, дип уйлаган. Ә бер айдан соң хатын аңа кабат килгәч, ул тапның урынында булуын күргән.

Пациент онкологка җибәрелде, чөнки дерматологлар меланоманы дәвалау белән шөгыльләнми. Онкологлар исә ул хатында меланома булганын ачыклаган. Үз диагнозын ишеткәч, күз яшьләрен тыеп кала алмады. Әмма аның профессиясе – табиб, ул үз-үзен кулга ала алды. Алга таба аны озын юл көтә иде... Озак тикшеренүләр һәм дәвалану.

Аннары 60 яшьлек ир-ат килгән иде. Аның аркасындагы яңа миңне хатыны күреп алган. Дермаскопик күзлектән, меланоманың барлык билгеләре дә бар. Мин исә биопсия ясатырга куштым. 

Биопсия материалы, меланома буенча шикләнгәндә, гел сәламәт тукымаларны да алып ясала. Бу – яман шеш күзәнәкләре системалы кан агылышына эләкмәсен өчен кирәк.

Миңа әлеге ир-ат сүзләремне җитди кабул итмәде сыман тоелды. Ул каядыр командировкага җыена иде. Аннары алда Яңа еллар якынлаша. «Могул (спорт төре) башлангач, дәваланырбыз», – дип әйтте. Аның сүзләре дөрес булмаган булса ярый инде.

Табибларның сүзләренә һәрвакыт колак салырга кирәк. Хәтта сезне куркыталар төсле булып тоелса да.

Битемнән миңне алдыру тарихым
Күптән түгел генә битемнән 2 миңне алдырдым. Аның тәртибе шундый икән: башта, клиникага шалтыратып, дерматологка языласың. Регистратурада утыра торган апалар буш сәгатьне тәкъдим итә. 

Аннары килгәч, килешүгә кул куясың, документларыңны күрсәтәсең һәм, табиб янына кергәнче, акчаңны түлисең. Консультация бәясе төрле поликлиникаларда төрле. Минем беренче килүем булгач, 750 сумга төште. Дерматолог нинди максат белән килгәнегезне сораша, пыялалы җиһазы белән миңегезне карый. Формасына, чикләренә, төсенә игътибар итә. Аннары миңне нинди ысул белән алдыру кулайрак булуын ачыклый. Минем очрак – ул радиодулкын. «Нишләп лазер белән түгел?» дигән сорауга, ул миңнең уңайлы җирдә урнашуына бәйле, дип аңлатты. Миң лайлалы тышчаларда урнашкан булса, лазер белән алдыралар. 

Дерматолог бер караштан тәртип икәнне күрсә, туры хирургка җибәрә. 

Хирург артык сораулар бирми. Авыртуны баса торган даруга аллергия юклыгын белешә дә уколны биткә кадый. Шул чагында кеше җыерчыкларны бетерер өчен ничек дистәлән укол кадата икәненә гаҗәпләнәсең. Кисәтәм: бит тиресенә инә кертү нык авырта. Сүгенерлек дәрәҗәгә җитәсең! Инәне алуга, авырту бетә һәм инде алга таба радиодулкынның яндырганын сизмисең. Көйгән ис кенә борын эчен кытыклый. 

Хирург шунда ук ярага марганцовка тидерә. Һәм алга таба ничек яраны сакларга кирәк икәнен аңлата торган кәгазь бирә.

Операциядән соң, 4 көн буе ярага көненә 3 мәртәбә марганцовка тидерергә кирәк. Атна дәвамында мунча, сауна, ванна, бассейн керергә ярамый. Гомумән, су тидермәскә тырышырга кирәк. Кутырны куптарырга ярамый. Югыйсә, анда инфекция эләгергә мөмкин, яки биттә шрам кала. 

5нче көннән алып көненә 3 мәртәбә табиб билгеләгән майны тидерергә кирәк. Ул яраны микроблардан саклый һәм яраның тизрәк төзәлүендә булыша. Ике атна эчендә кутыр үзеннән үзе төшә. 

Бер айдан соң, кабат дерматологка күренергә кирәк. 

Аноним:

Муенның арткы өлешендә, чәч арасында кечкенә вакыттан ук миңем бар иде. Кечкенә вакытта әнкәй чәчтән сыйпап ятканда: «Кызым, миңең бар икән, әтиеңнең дә шул урында бар», – дигән иде. Миңнең барлыгын шулай гына белдем. Тырышып-тырышып, көзгедән күрергә тырыша идем. Ул минем өчен бер кадерле билге кебек иде. Аны беркем дә күрми, белми, бары тик без генә беләбез. Башта ул бер дә сизелми иде. Тора-бара, ул бармакка сизелә башлады. Университетта укыганда тагын да зурайганы сизелде. Чәчне тараганда тарак тешләре эләккәнне яратмый башлады. Тиеп китсәң, тән чемердәп куйган кебек була иде. Шундый кыенлыклар булганга, алдырырга кирәк, дип уйладым. Башта табибка барып тикшерттем, алдырырга рөхсәт бирде. Бер атнадан лазер белән яндырып алдылар. Чәч арасында булгач, чәч янган исләр чыккан иде, авырту булмады, шул ис кенә истә калды.

Миңнәр турында кызыклы фактлар:
Уң як ирен өстендә миң булган хатын-кызлар мәкерле һәм хәйләкәр булалар, ди.
Борын очындагы миң сезнең тиз аралашучан, шат күңелле, кызык кеше икәнлегегезне күрсәтә.
Миң барлыкка килә алмаган җир кешенең тәнендә юк диярлек.
Тышкы факторлар (ультрафиолет нурлары, җәрәхәтләр) тәэсирендә пигмент миңнәреннән меланома туарга мөмкин – кешенең иң куркыныч яман шешләренең берсе.
Урта гасырда, инквизиция чорында, «миңнәр – шайтан билгеләре» дип санаганнар. Миңнәре күп кешеләрне утта яндырганнар.
Балада атадагы яки анадагы кадәр миңнәр була (кемнәр геннары доминант – шундагы кадәр).
Бала миңнәрсез туа, һәм 25 яшькә кадәр аларның бөтенесе дә чыгып бетә.
Миңнәр кинәт кенә дә чыга ала: кояшта яну, бала табу һәм башкалар.
Британия галимнәре, миңнәре күп булган хатын-кызлар секс белән ешрак шөгыльләнә, дип фаразлый.
100 миңе булган кеше белән 25 миңе булган кешенең яшь аермасы 6-7 ел.

Фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев