Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Диспансерлаштыру хроник авыруларны ачыкларга ярдәм итә

2013 елдан бирле мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) полисы буенча һәр зур кеше өч елга бер тапкыр бушлай диспансерлаштыру уза ала. 

Диспансерлаштыру узарга тиешле кешенең яшен исәпләве авыр түгел: аның яше өчкә бүленергә тиеш. Әйтик, 24, 30, 57, 72 яшь. 99 яшьтән өлкәнрәкләр диспансерлаштыру узмый. 
Диспансерлаштыру кысаларындагы диагностик тикшерүләр яшькә һәм җенескә бәйле. Бу хакта участок терапевтыннан белергә була. Шулай ук әлеге мәгълүматны кеше үзе теркәлгән иминият компаниясе вәкилләреннән дә белә ала. ТР ОМС фондының территориаль сайтындагы (
www.fomsrt.ru) “Бушлай диспансерлаштыру“ дип аталган бүлегендә хатын-кызлар һәм ир-атлар диспансерлаштыру кысаларында нинди диагностик тикшеренүләр узарга тиешлеге ачык күрсәтелгән. 
Гражданин диспансерлаштыруны үзе беркетелгән поликлиникада үтә. Аның кысаларында рак авыруларын ачыклау буенча тикшерүләр (онкоскрининг) дә уздырыла. Әйтик, хатын-кызлардагы күкрәк рагын ачыклауда маммография үтү, аналык муентыгындагы яман шешне белүдә онкоцитология ярдәм итә. Тизәктәге яшерен канны тикшерү юан эчәклектәге, ПСАга кан бирү мәни бизендәге яман шешне ачыклауга этәргеч ясый. 
2018 елдан башлап күкрәк бизендәге һәм эчәклектәге ракны иртә стадиясендә ачыклау максатыннан кайбер тикшерүләр ике елга бер тапкыр уздырыла башлады. Әйтик, 51-69 яшьлек хатын-кызлар маммографияне ике елга бер тапкыр үтә һәм 49-73 яшьтәге хатын-кызлар һәм ир-атлар тизәктәге яшерен канга анализны шул ук ешлыкта тапшыра. 
2017 елдан алып иминият компаниясе вәкилләре диспансерлаштыру узарга кирәклеге хакында телефонга смс-хәбәр, хат юллый башладылар. Кешенең ни өчен диспансерлаштыруны узмавы хакында сораштырулар уздыру да алар вазифасына керә. Иминият компанияләре белгеч-экспертлары диспансерлаштыру узганнарга билгеләнгән сәламәтлек төркеменә бәя бирәләр һәм III төркем билгеләнгән очракта белгечләрдә диспансер исәбендә торырга кирәклеге хакында кисәтәләр. Алдагы елларда экспертлар кешенең табиб язган дәвалауны ничек үтәвенә дә бәя бирәчәкләр. 
Диспансерлаштыруның нәтиҗәсе медицина хезмәткәрләренең һәм гражданнарның үзләренең әлеге чарага карашына бәйле. Медицина оешмалары, иминият компанияләре һәм халыкның үзе белән уртак хезмәт диспансерлаштыру барышында җитди авырулар ачыкланган очракта вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәтүгә йогынты ясаудан гыйбарәт. Әгәр кешедә шикәр диабеты, йөрәк-кан чире кебек авыруларның үсү куркынычы бар икән, яшәү һәм туклану рәвешен үзгәртү, аракы эчү, тәмәке тарту кебек зарарлы гадәтләрдән баш тарту кебек чаралар куллануны тәкъдим итү мөһим. 

Андрей СМИРНОВ, 
ТР территориаль медицина иминияте фондының Алабугадагы филиалы директоры.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев