Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

“Дусларым, мине догагыздан калдырмагыз. ИВЛда ятам.."

Коронавируска - юк

“Дусларым, мине догагыздан калдырмагыз. Күпме тырышсам да, саклансам да, вакцина кадатсам да, ковид эләктергәнмен. ИВЛда ятам. Бик куркыныч җир. Сакланыгыз”.

10 сентябрьдә яшьтәшебез ватсаптагы “Сабакташлар” төркеменә әнә шундый сүзләр юллагач, бермәлгә югалып калдык. Беренчедән, шикәр чире, башка авырулары булган сабакташыбыз өчен чын күңелдән борчылсак, икенчедән, прививка кадаткан кешенең дә шулай каты авыртуына эчебез пошты. Чөнки, яшерен-батырын түгел, прививка куйдыргач, үзеңне азмы-күпме сакланган итеп тоясы килә бит. Дөрес, мәгълүмат чаралары да, табиблар да  привика куйдыручыларның да сакланырга тиешлеген һәрчак искәртеп тора. Шулай да...

Аннан соңгы көннәрдә сабакташыбыздан бернинди дә хәбәр булмады. Шулай да  вакыты-вакыты белән телефонга кереп чыккалаганын күрә идек. Бу исә аның исәнлеген белеп торуга бер җай булды. Шунысы өчен дә сөендек. Сабакташлар һәр көнне: “Бирешмә, балаларың хакына син тырышырга тиеш. Адәм баласының биологик мөмкинлекләре аз түгел. Иң мөһиме, үзеңә ышан. Мин бу авыруны җиңәм дип яшә. Син бит көчле кеше” кебек теләкләрен юллап тордылар. Шул рәвешле, яшьтәшебезгә теләкләр тели-тели ун көнләп вакыт узды. Сәламәт кеше өчен бу – бик аз ара, билгеле. Ә менә сәгать түгел, минут саен яшәү өчен көрәшкән сыйныфташыбызга ничек тоелгандыр, бары тик үзенә генә мәгълүм. 

Ниһаять, ике атнадан соң сабакташыбыздан хәбәрләр килә башлады: “Хәлләр ярыйсы. Үпкә белән проблема, сулыйсы килми. Врачлар һаман тырыша инде”, “Корсакка ятам, гимнастика ясыйм, суларга тырышам” кебек сүзләрне укыгач, хәленең алга таба баруын аңладык. Аннан: “Аякка бастырдылар. Стенага тотынып йөри башладым, Аллага шөкер” кебекләрен дә язды. 

“Өч атнадан соң мин өйдә. Моның шулай икәнлегенә үзем дә ышанып бетә алмыйм әле. Авыр булды, әмма кеше түзә икән. Һаман да хәлем юк. Хәзер куанам инде вакцина ясатканга. Ясатмаган булсам, авыруны җиңеп чыга алмаган булыр идем, мөгаен. Хәзер сакланырга. Сез дә сакланыгыз”. Болары – 28 сентябрьдә хастаханәдән чыккач язган сүзләре.  Аларны укыгач, “шөкер” дип куйдык. Ә шәхсән үзем прививка ясатканыма да сөенеп куйдым. Күңелдә ниндидер өмет барлыкка килде. Әнә шул өмет яшәтә дә бит инде кешене... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев