"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы редакциясе хезмәткәрләре вакцинация үтә
Сәламәтлекне кайгыртырга кирәк
«Татмедиа» АҖ филиалы «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы редакциясе хезмәткәрләре районда узучы прививка ясау кампаниясен хуплап, Covid-19 дан прививка ясый.
Беренчеләрдән булып реклама бүлеге белгече Луиза Дәүләтшина вакцинациянең беренче этабын узды. Икенче этап 21 көннән соң көтелә.
"Үз эшчәнлегебез буенча без күп санлы кешеләр белән аралашабыз, шуңа күрә үзебез өчен шундый карар кабул иттек. Минемчә, һәркем үзенең сәламәтлеге һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Коронавируска коллектив иммунитет формалаштыруга үз өлешеңне кертергә кирәк!", - дип уртаклашты ул.
Якын арада прививкага тагын берничә редакция хезмәткәре әзерләнә.
Кадерле укучыларыбыз, сезне коронавирустан вакцинацияне кичектермәскә чакырабыз. Чөнки пандемияне туктату өчен коллектив иммунитет кирәк, ә аны вакцина ярдәмендә генә алырга мөмкин. Халык ваккцинациясе поликлиникада һәм амбулаторияләрдә бушлай үткәрелә.
Белешмәләр өчен телефон: 2-26-72.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев