Әгерҗе районында коронавирус йоктыруның яңа факты ачыкланды
Оператив штаб мәгълүматлары
Татарстан буенча соңгы тәүлек эчендә Covid-19 йоктыруның яңа 50 очрагы теркәлгән. Шулай ук тәүлек эчендә 74 кеше дәваланган.
19 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 31 кеше өйдә дәвалана.
Оператив штаб мәгълүматлары буенча, 1 июньгә Әгерҗе районында да коронавирус йоктыруның яңа факты теркәлгән.
- Бу факт Әгерҗе шәһәрендә ачыкланды, - дип хәбәр итә коронавирус буенча район штабы җитәкчесе Римма Гыйльметдинова.
Республика буенча авыручылар географиясе түбәндәгечә:
1. Казан – 23
2. Яр Чаллы-18
3. Әгерҗе – 1
4. Буа районы-1
5. Биектау – 1
6. Кама Тамагы – 1
7. Кукмара – 1
8. Минзәлә – 1
9. Түбән Кама – 3
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев