Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Әгерҗе районында талпан кадалу очраклары арткан

Республиканың алты районында талпаннар активлашуы күзәтелә. Шул исәптән, Әгерҗедә дә.

Бу турыда ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территорияләрне санитар саклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Анна Алешина хәбәр итә.

Талпаннарның иң күп кадалган очрагы Зәй районында. Биредә 100 мең кешегә 264 очрак туры килә. Яңа Чишмәдә – 172. Әгерҗе һәм Спасс районнарында 100 мең кешегә 171 очрак. Аннан Менделеев (168), Чирмешән (152) һәм Ютазы (132) районнары.

 “Сакланганны Ходай саклар” дигәнне истә тотып, урманга барганда саклану чараларын күрегез. Өстегезгә ак төстәге сыланып торган кием кияргә тырышыгыз. Ул капюшонлы, озын җиңле булсын.
Шулай ук үзегез белән махсус чара – репеллентлар алырга онытмагыз. Табигать кочагына чыккач, чирәмгә утырмагыз, ятмагыз. Өйгә кайткач, кием, тән, чәчләрегезне тикшерегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев