Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Әгерҗедә "Гиподинамияне профилактикалау" акциясе бара

Беркем дә битараф калмады

1-10 августта Татарстанда «Гиподинамияне профилактикалау» дигән ункөнлек уза. Шул уңайдан Әгерҗе РҮХ сырхауханәсенең хезмәткәрләре, Физкультурачылар көненә туры китереп, кызыклы акция оештырдылар.

Әгерҗе үзәгендә теләгән һәркемгә медицина профилактикасы кабинетының шәфкать туташы Анна Третьякова кан басымын үлчәде. Ә аның хезмәттәше Лидия Нуриева шәһәр халкына һәм узып баручыларга файдалы брошюралар һәм буклетлар бүләк итте. Беркем дә битараф калмады: беренчедән, шәфкать туташларының кояштай елмаюлары, икенчедән, игътибары һәм кайгыртуы бәһасез хис-кичерешләр бүләк итте.

Сүз уңаенда, кызлар теләсә кайсы кеше өчен физик йөкләнешнең минималь күләме — атнасына биш тапкыр-көненә 30 минутлык күнегүләр булуын әйтә. Кеше үз мускулларын көн саен 30-45 минут эшләтергә тиеш. Хроник авырулары булган кешеләргә көчле арыганлык тудырмый торган башка күнекмәләр киңәш ителә: йөрү, йөзү, җиңел зарядка, велосипедта акрын гына йөрү. Әмма шуны истә тотарга кирәк, рөхсәт ителгән йөкләнешләрнең төгәл күләмен бары тик табиб кына киңәш итә ала, - дип билгеләп үтә алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев