Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗегә балалар һәм өлкәннәр өчен икенче партия вакцина кайтты

    Вакцинация бушлай үткәрелә

    Әгерҗе районында гриппка каршы вакцинацияләү кампаниясе дәвам итә. "Әгерҗе хәбәрләренә" район үзәк хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, өлкәннәр һәм балалар өчен икенче партия вакцина кайткан.

    Прививканы бушлай ясыйлар.

    Прививка ясатыр алдыннан, шәһәрдә яшәүчеләргә - терапевтка, авыл халкына үзләренең фельдшер-акушерлык пунктларына һәм амбулаторияләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Балаларга прививканы балалар поликлиникасында куялар.

    Барлык белешмәләрне 22672 телефоны буенча алырга мөмкин.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: