Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗенең ак халатлы шәфкать ияләре “Туберкулезны туктат“ дигән акция уздырдылар

    24 март – Халыкара туберкулезга каршы көрәш көне. Ул быел “Туберкулезны туктат“ дигән девиз астында уза.

    Туберкулез белән авыручылар саны буенча Әгерҗе районында күрсәткечләр уртача республиканыкыннан югары булып кала бирә. Бүгенге көндә әлеге авыру белән район хастаханәсе поликлиникасында 50 кеше исәптә тора, шуларның 27сен узган ел куйганнар. Быел да әлеге авыру ике кешедә ачыкланган инде.

    • Туберкулез – микобактерияләр китереп чыгаручы йогышлы авыру. Әлеге авыруның төп чыганагы – актив формада туберкулез белән авыручы кешеләр һәм туберкулез микобактерияләре бүлеп чыгаручы хайваннар. Туберкулез, нигездә, авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә, аның белән сөйләшкәндә һавадагы тамчылар, тузан аша йога. Авыруның төп билгеләре булып озакка сузылган йөткерү, күкрәктә авырту, хәл булмау, температура күтәрелү, кан косу, тирләү һәм башкалар тора, – ди Роспотребнадзор идарәсенең Әгерҗе районындагы территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Рәйсә Гыйсмәтуллина.

    Әлеге авыруны кисәтүдә төп чаралар – балаларга туберкулезга каршы прививка ясау, туберкулез авырулы кешеләрне махсус стационарларга урнаштыру һәм дәвалау. Ә туберкулез булган чыганакларда тиешле профилактик эш уздыру. Бу йогышлы авыру белән көрәштә гигиена кагыйдәләрен үтәү, сәламәтлекне ныгыту чаралары уздыру да әһәмиятле. Тагын бер мөһим чара – елына бер тапкыр флюорография узу.

    Флюорографик тикшеренүнең мөһимлеген искәртү максатыннан район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе вәкилләре белән берлектә шәһәр урамында “Туберкулезны туктат“ дип аталган акция уздырдылар. Аның кысаларында халык арасында әлеге авыру хакында аңлату эшләре алып бардылар һәм буклетлар тараттылар.

    • Безнең максат – әлеге акциягә башкаларның игътибарын да җәлеп итү. Ул юкка гына “Туберкулезны туктат“ дип аталмый. Әлеге акция аша без халыкны тагын бер кат үз сәламәтлекләре хакында уйланырга һәм флюорография узарга чакырабыз, – диләр акцияне уздыручылар.   

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: