Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ире коронавирустан үлгәч, хатыны табибны судка биргән

    Казанда чын җәнҗал купкан

    Казанда коронавирус белән авырып үлгән ир-атның тол калган хатыны рентгенолог-табибны судка биргән. Максим Сәмигуллин исемле бу табиб пациентның үпкәләре зарарлану турында нәтиҗә язып биргән булган. «Татарстан 24» каналы шул хакта хәбәр итте.

    «Мине пациентка рентген тикшерүе ясауда һәм рентген снимогының белешмәсен дөрес иттереп интерпретацияләмәүдә гаеплиләр. Шуннан соң безнең хастаханә пациенты тагын дүрт хастаханәдә яткан. Аның үпкәләренә берничә тапкыр томография ясаганнар, шуннан соң дүрт атна узгач, ул вафат булган», — дип сөйли рентгенолог.

    Табиб сүзләренчә, ул бу пациентның үзен күрмәгән дә. Нәтиҗәне ул рентген снимогына карап язып биргән. Ул вакытта табиб нәтиҗәсе буенча авыру кешенең үпкәләренең 50 проценты зарарланган булган. «Тикшерү версиясе буенча, нәкъ менә шуңа күрә пациентны хастаханәгә салмаганнар, дәваланырга өенә җибәргәннәр», — дип сөйли Максим Сәмигуллин.

    Ләкин табиб фикеренчә, хастаханәгә салу турындагы карар рентген снимогы буенча гына кабул ителми. Шулай ук медицина бергәлеге раслаганча, Сәмигуллин язып биргән нәтиҗә дә шик тудырмый.

    Хәзер табибны дүрт елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Максим Сәмигуллин сүзләренчә, бу очракны ишеткәч, республикадагы хезмәттәшләре дә, Россиянең башка төбәкләрендәгеләре дә борчуга калган. Рентгенолог үзе пациент каршында нинди гаебе булуын әле дә аңлый алмый.

    Авыру ир-ат исә бер ел элек вафат булган. Тикшерүчеләр табибтан сорау алган. Хәзер материалларны судка тапшырырга әзерлиләр, диелә хәбәрдә.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: