Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кәләш өчен туй хастаханә белән тәмамланган (ВИДЕО)

    Табиблар аңа берничә сәгать ярдәм иткән

    Америкада туй вакытында кәләш егылып, тезен имгәткән мизгел төшерелгән видео интернетта популярлык казанды. TikTok челтәрендә таралган кадрларны РЕН ТВ күрсәтте.

    Пенсильвания штатында яшәүче 34 яшьлек Джули Бенн һәм 32 яшьлек Пол Рихтер былтыр ук өйләнешә, тик пандемия сәбәпле туйны кичектерергә туры килә. Алар быел 3 июльдә туй итәләр. Антлар бирешкәч, яшьләр бии башлый. Ләкин, кызганычка каршы, кәләшнең тез сөяге чыга.

    Пол сүзләренчә, Джули башта үзе берни аңламаган да. Аннары аны туй күлмәге кигән килеш хастаханәгә илткәннәр. Табиблар аңа берничә сәгать ярдәм иткән.Чыганак

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: