Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Районда коронавирус буенча киеренке хәл саклана

Өлкәннәр өчен – “кайнар линия” эшли

“Коронавирус буенча районда хәл киеренке. Шуңа күрә профилактик эшне көчәйтү мөһим”, – дип ассызыклады район башлыгы Азат Вәлиев коронавируска каршы көрәш буенча штабның чираттагы утырышында. 
Роспотребнадзорның Алабуга, Әгерҗе, Менделеев районнарындагы территориаль идарәсе начальнигы урынбасары Рәйсә Гыйсмәтуллина, район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары Адилә Нәфыйкова чыгышларыннан күренгәнчә, районда вируслы пневмония, ОРЗ, ОРВИ белән авыручылар саны арта.  

–    Саклык чаралары күрелмәсә, аларның саны киләчәктә тагын да үсәчәк. Ни кызганыч, арабызда маска киюнең кирәклеген дә аңлап бетермәүчеләр бар. Авызны каплап, борынны чыгарып калдырып кына вирустан котылып булмый. Тын юлларын сакларга кирәк. Кеше үзенә игътибарлы булсын иде,– диде Рәйсә Тәлгатовна.

–    ТР Министрлар  Кабинеты карары нигезендә массакүләм чараларны уздыруны чикләү дәвам итә. Бигрәк тә өлкәннәр кеше күпләп җыела торган урыннарга барудан тыелып торсыннар иде, – дип мөрәҗәгать итте штаб начальнигы Римма Гыйльметдинова. – Гомумән, өлкән яшьтәге райондашларыбызга мөмкин кадәр өйдә калырга киңәш итәбез. 

Сүз уңаеннан:  65 яшьтән зуррак ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “кайнар линия” телефоны эшли башлады. Эш көннәрендә 22558 телефонына  шалтыраткан очракта өлкән райондашларыбызга азык-төлек, кирәкле дарулар алып кайтуда ярдәм күрсәтелә. 

–    Санитар-гигиеник таләпләрнең үтәлешен тикшерү буенча рейдлар уздыру тагын да көчәйтелә. Оешма-предприятие җитәкчеләре хезмәткәрләрнең температурасын үлчәү, авырып киткән очракта өйдән эшләү мөмкинлеге булдыру, эш урыннарында тиешле кагыйдәләрне үтәү кебек чараларның үтәлешен дә ныклы контрольдә тотарга бурычлы, – диде Римма Ринатовна. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев