Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Коронавируска каршы прививка куючылар фатир ота ала

Мәскәү өлкәсендә шундый яңалык

Мәскәү өлкәсендә ковидка каршы прививка кадатучы гражданнар өч бүлмәле фатирны уйнатуда катнаша алачак, дип хәбәр итә төбәк хөкүмәте матбугат хезмәте.

Акциядә Россиянең 18 яшьтән өлкәнрәк теләсә кайсы гражданины катнаша ала. Шул ук вакытта аның кайсы төбәктә теркәлүе мөһим түгел. Төп шарт - 15 июньнән 25 июньгә кадәр Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы пунктларында коронавирустан вакцинаның беренче компонентын кадатырга кирәк. Өч препаратның теләсә кайсын сайлап алырга рөхсәт ителә - "Спутник V", "ЭпиВакКорона" яки "КовиВак".

Акциядә катнашу өчен "Дәүләт хезмәтләре" төбәк порталында - uslugi.mosreg.ru да теркәлергә мөмкин. Җиңүче 27 июньдә 19:00 сәгатьтә 360 телеканалының туры эфирында шобага салу ысулы дип игълан ителәчәк. Ул телефон номерына һәм теркәлгәндә күрсәтелгән электрон почтага хәбәр алачак. Приз - Серпуховтагы 74,9 квадрат метр мәйданлы өч бүлмәле фатир.

Исегезгә төшерәбез, Путин 23 мартта һәм 14 апрельдә коронавирустан вакцина ясаткан иде. Ул үзенең яхшы хис итүен белдерде, әмма нинди вакцина ясатуын хәбәр итмәде.

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев