Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Коронавирусның яңа штам-мутанты тагын да куркынычрак булырга мөмкин

Бөекбританиядә коронавирусның штамм-мутантын ачыклаганнар

Бөекбританиядә коронавирусның штамм-мутантын ачыклаганнар.

РИА Новости агентлыгы белгечләргә сылтама белән хәбәр иткәнчә, ул яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең башка вариантлары белән чагыштырганда йогышлырак һәм вакциналарга бирешми торган булырга мөмкин.

Беренче тапкыр әлеге мутация Һиндстанда табылган, шуңа күрә ул Британия һәм Бразилия штаммнары аналогиясе буенча шартлы рәвештә «һинд» мутациясе дип атала.

«Иҗтимагый сәламәтлекне саклау идарәсе коронавирусның яңа штаммына „вариант тикшерү процессында“ дигән статус биргән. Беренче тапкыр Һиндстанда табылган вариантның берничә мутациясе бар. Идарә Бөекбританиядә 77 очракны ачыклаган, иҗтимагый сәламәтлекне саклау буенча барлык чаралар күреләчәк», - дип билгеләп үттеләр идарәдә.

Көнчыгыш Англия университетының медицина профессоры Пол Хантер белдергәнчә, вирусның яңа вариациясендә ике аксымлы мутация бар.

«Ул Бразилия һәм Көньяк Африка вариантларына караганда вакциналарга бирешмәскә мөмкин», - дип саный галим.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев