Ковидка каршы прививка ясатуның яңа тәртибе расланды
Кемнәргә ревакцинация ясау кирәкми?
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы ковидка каршы прививка ясатуның яңа тәртибен раслады. Прививка ясатуның вакытлы методик тәкъдимнәре басылып чыкты. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
12-17 яшьлек балаларга «Спутник М» вакцинасы каралган, ревакцинация ясау кирәк түгел.
Калган барлык очракта да, антитәнчекләрнең күләменә карамастан, ревакцинацияне прививканың икенче компонентын ясатканнан соң алты ай узгач кабатларга.
Коллектив иммунитет булдыру өчен елга бер тапкыр ревакцинация үткәреләчәк.
«Спутник V»ның бер компонентын аерым куллану рөхсәт ителә, һәм ул «Спутник Лайт» препаратына тиңләштерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев