Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Үлем очраклары арта

Яңа поликлиника үсеш ноктасы булырга тиеш

Район хакимияте бинасында сәламәтлек саклау темасына багышланган зур туры эфир узды. Ул инстаграмда турыдан-туры трансляцияләнде. Райондашларыбызны борчыган сорауларга  үзәк хастаханәнең баш табибы Эдуард ОВЧИННИКОВ җавап бирде. 
Туры эфирда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, район җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, төрле хезмәт  вәкилләре катнашты. 

ҖИДЕ АЙЛЫК ЭШЧӘНЛЕК НӘТИҖӘЛӘРЕ
Эдуард Овчинников район үзәк хастаханәсенең җиде айлык эшчәнлегенә тукталды. 
Уңай күренешләрдән транспорт паркының яңартылуын әйтергә мөмкин. Район үзәк хастаханәсе уналты миллион сумга җиһазландырылган дүрт ашыгыч ярдәм машинасы белән тулыланган. Җиде яңа “Лада-Ларгус“ автомобилен фельдшерлык-акушерлык пунктларына биргәннәр. Биш данә үпкәләрне ясалма җилләтү аппараты һәм электрокардиограф кайткан. Балалар поликлиникасында авыру балаларны кабул итү өчен фильтр барлыкка килгән, уен, ашату бүлмәләре булдырылган. 
Үлем очраклары арту борчылырга этәрә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, яман шештән вафат булучылар саны йөз процентка арткан. Коронавирус инфекциясе йогынтысында үлүчеләр саны да күбәя. Шуңа бәйле рәвештә баш табиб вакцинациягә җитди карарга чакырды. 

МӨРӘҖӘГАТЬЛӘР БУЕНЧА
Алга таба Эдуард Вильевич гражданнардан кабул ителгән мөрәҗәгатьләргә тукталды. Халыкны, иң беренче чиратта, табибларның еш кына эшкә сәгать 8дән соң килүләре борчый. Язылу буенча да чиратны озак көтәргә туры килә, диләр. Баш табиб сүзләренә караганда, табибларның соңга калуы планеркада катнашулары белән бәйле булырга мөмкин. Чиратта озак торуга килгәндә, язылу буенча килгәннәрдән кала, кабул итүдә бүгенге көнгә авырып киткән пациентлар да була. 
Район башлыгы Азат Вәлиев моңа каршы хастаханәдә халык белән кире элемтәнең эшләнеп бетмәвенә, гражданнарга мәгълүмат җиткерү аксавына басым ясады. Ул бу уңайдан башка поликлиникаларның эш тәҗрибәсен өйрәнергә кушты. Эшче планеркаларны халык агымы кимегәч, көннең икенче яртысында уздырырга тәкъдим итте. 
“Урологка эләгү мөмкинлеге юк”, – диләр райондашлар. 
–     Нинди дә булса белгечкә языла алмыйсыз икән, 22672 телефоны буенча регистратурага шалтыратыгыз, – дип җавап бирде Эдуард Вильевич. – Хәлегезгә бәйле рәвештә сезгә тиешле юнәлеш бирерләр. Невролог, инфекционист, терапевтка да шул рәвешле язылырга мөмкин. Урология буенча авыруларга шәхсән мин үзем консультация уздырам. Кабул итүгә 21961 телеоны буенча языла аласыз. 
“Стационарда кислород нокталары аз”, – дип язучылар да булган. 
Эдуард Овчинников әйтүенчә, стационарда 8 кислород ноктасы, өч кислород концентраторы бар һәм бу җитәрлек. Якын киләчәктә капиталь ремонт кысаларында кислород җиһазларын яңартачаклар. Ә менә нокталар саны үзгәрешсез калачак.   
Поликлиникада буфет булдыру мәсьәләсе дә күтәрелде. 
–    Без бу юнәлештә эшләп карадык инде. Пациентларга райпо вәкилләре дә, эшмәкәрләр дә хезмәт күрсәттеләр. Буфет оештырырга теләкләре булганнар мөрәҗәгать итсеннәр, фикер алышырбыз, – диде баш табиб. 
Буфет булмаган очракта сәүдә автоматлары урнаштыру мөмкинлеген карарга кирәк, дип тәкъдим итте район башлыгы. 
Кадрлар җитмәү мәсьәләсе бик кискен тора. Быел гына да төрле сәбәпләр белән унбер белгеч эштән киткән. “Яңа поликлиника төзелә, анда кем эшләр?” дип кызыксына халык. 
Эдуард Вильевич аңлатуынча, кадрлар эзләү буенча эш туктап тормый. Алар төрле медицина уку йортларында булалар, студентлар белән аралашалар. Кече Пурга, Әлнәш, Кыяс районнарында, Сарапул, Ижау шәһәрләрендә эшләүче белгечләр белән элемтәгә керәләр. Безнең районга эшкә килергә теләк белдерүче белгечләр дә бар. Әмма аларга торыр урын юк. 
–    Әйтик, Тәбәрле ФАПында эшләү өчен белгеч табылган иде. Әмма аны торак белән тәэмин итә алмадык, – ди Эдуард Вильевич. – Шул уңайдан авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, әлеге проблеманы хәл итүдә булышуларын сорыйм. Безнең медицина учреждениеләренә көн саен читтән йөреп эшләргә теләк белдерүчеләр дә бар. Әмма алар бензин чыгымнарын каплауны сорыйлар. Баш табиб җитәкчеләргә әлеге проблеманы хәл итүдә ярдәм күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итте. 
Соңыннан Илдар Фатыйхов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Әгерҗе районындагы проблемалар хәл ителердәй. Ул кимчелекләрне, оештыру мәсьәләләрен сентябрь ахырына кадәр хәл итеп бетерергә кушты. 
Кадрлар мәсьәләсенә аерым тукталды. 
–    Бу мәсьәләне һәрчак күз уңдында тотарга кирәк. Без ел саен поликлиника, медицина үзәкләре ачмыйбыз. Гадәттә, вакыт узу белән алар кадрлар белән тулылана. Әгерҗе белән дә шулай ук булыр дип ышанабыз. Яңа поликлиника районда сәламәтлек саклау системасын үстерүдә үсеш ноктасы булырга тиеш. 
Материалны Екатерина САМСОНОВА әзерләде.       
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев