Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Маймыл чәчәге авыруы Россиягә якынлашкан

Авыруының расланган очраклар саны 257гә җитте

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова бу авыруның безгә керү куркынычын кире какмый.

Шул ук вакытта куркыныч алай ук югары да түгел, ди. Аныңча, төп максат – вирусның ил эчендә таралуын булдырмаска. Без моның өчен медицина берләшмәсен әзерлибез, дигән Попова. Маймыл чәчәге авыруын 300 кеше йоктырган. Ул 20дән артык илдә теркәлгән. Узган атна ахырында вирус Россия чигенә дә якынлашкан: белгечләр Финляндиядә вирус эләктерүнең беренче очрагы теркәлүен раслаган.

Хәзерге вакытта дөньяда маймыл чәчәк авыруының расланган очраклар саны 257гә җитте, тагын 120 кешенең авыру йоктыруы фаразлана.

Пациентлар 27 илдә яши, диелә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәрендә.

Шулай итеп, 22 майдан зарарланучылар саны өч тапкыр диярлек арткан, ул чакта расланган 92 очрак билгеле иде.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында билгеләп үтүләренчә, инфекция әлеге илләр өчен типик түгел. Шунлыктан инфекциянең көтелмәгәндә барлыкка килүе күпмедер вакыт дәвамында вирусның таралуына китергән.

Шул ук вакытта «360» телеканалы хәбәр иткәнчә, авыруның мутацияләнүе һәм аның иммунитеты начар булган балалар арасында таралу куркынычы арта.

Тулырак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев