Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Мәет җирләү ничә сумга төшә?

Күмү урынын зират каравылчысы билгели

“Әгерҗедәге зиратларны тәртиптә тотуга нәрсә комачаулый?” Иҗтимагый советның чираттагы утырышында әнә шул сорауга җавап эзләнде.
– Социаль челтәрләрдә Әгерҗедәге зиратларга кагылышлы бик күп фикерләр языла. Яшерен-батырын түгел, аларның күбесе тискәре характерда. Узган ел Әгерҗегә эшлекле сәфәре вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да иске татар зиратының торышына кагылышлы тәнкыйть сүзләре әйтелде. Шәхсән үземнең дә татар һәм рус зиратларында булганым бар. Аларның торышы бер-берсеннән аерыла, – дип башлады утырышны Иҗтимагый совет рәисе Александр Лапшин.

– Зиратларны тиешле тәртиптә тотуга нәрсә комачаулый? Бүген без шушы сорауга җавап табарга тиеш, – дип дәвам итте Иҗтимагый совет рәисе буенча урынбасары Марат Хафизов.

Әлеге мәсьәлә ике яклап каралды. Аның беренчесе мәңгелек йортларны тәртиптә тоту белән бәйле булса, икенчесе мәетне җирләү буенча ритуаль хезмәтләрне башкаруга кагылышлы.

– Зиратларны тәртиптә тоту, ритуаль хезмәт күрсәтү федераль закон белән җайга салына. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, әлеге законың нечкәлекләрен өйрәнергә кирәк. Кызганычка каршы, безнең Әгерҗедә бу яклап эшлиселәр күп әле. Мин башка шәһәрләрнең тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итәр идем. Әйтик, ни өчен кайбер шәһәрләрдә каберләр урам-урам булып бара да бездә бу яклап бернинди тәртип юк? Ни өчен зиратка каберне тәртипкә китерергә барганда кеше үзенең лейкасын, шешә белән су алып барырга мәҗбүр? Ни өчен каберләрне чистартырга кирәкле инструментлар юк һәм башкалар? Югыйсә, мәетне соңгы юлга озату – керемле эш. Шуңа бу эшне башкаручыларга таләпләр дә катгый булырга тиеш, – диде Иҗтимагый советның социаль сәясәт, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният комиссиясе рәисе Равия Лутошкина. 

Әгерҗе территориясендә ритуаль хезмәтләрне оештыру һәм күмү урыннарын тәртиптә тоту тәртибе “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты карары (№20, 28.06.2019) белән расланган.

– Күмүгә рөхсәтне шәһәр башкарма комитеты бушлай бирә. Ә күмү урынын зират каравылчысы билгели, – диде “Әгерҗе шәһәре” берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Ниязов.

Рафаэль Ниязов чыгышыннан күренгәнчә, зиратларны тәртиптә тотуга, нигездә, үзара салым акчалары бүленә.

– 2022 елда үзара салым акчаларын җыю оештырылмаса да, 2020 һәм 2021 елдан калган акчалар бар, аларның гомуми суммасы 2 миллион 964 мең 932 сум тәшкил итә. 2022 елда иске татар зираты территориясен куаклардан арындыру планлаштырыла, – дип дәвам итте ул. – Хәзерге вакытта электрон сәүдә уздыру өчен техник документация әзерләү буенча эш алып барыла. Шәһәр башкарма комитеты тарафыннан яңа татар зиратыннан файдалану хокукы рәсмиләштерелде. Иске татар һәм православие зиратларын кадастр исәбенә кую буенча эш алып барыла. Зиратларны тәртипкә тотуга бюджеттан финанслауны арттыру максатыннан шәһәр башкарма комитеты зиратларны “БАРС-Мониторинг бюджетной потребности” системасына кертү буенча да эш алып бара.  

Рус зиратын тәртиптә тотуда “Одеон” ритуаль агентлыгының өлеше зур. Бу хакта аның җитәкчесе Наталья Чебыкина чыгышы тыңланды. 

–    2009 елда “Одеон” ритуаль агентлыгы оешканда рус зиратында бернинди тәртип тә юк иде дисәм дә ялгышмам. Шушы еллар эчендә күп кенә эшләр башкарылды: койма куелды һәм буялды, каравылчы йорты тышланды, бәдрәф, чүп түгү урыннары булдырылды. Чүпне алып китү, үләнне чабу кебек эшләр системалы рәвештә алып барыла, – дип сөйләде ул. 

Татар зиратларын тәртиптә тоту хакында каравылчы Илдус Гыйләҗетдинов сөйләде. 

–    Иске татар зиратын тәртипкә китерү буенча өмәләр уздырыла. Әмма аларга кеше бик аз йөри. Шуңа күрә өмәләрне уздыруның билгеле бер системасын булдыру кирәк. Чүпне чыгару буенча “Хәлим” хуҗалыгына рәхмәт сүзләре әйтү урынлы булыр. Аның хуҗасы Рамазан Тасимов – чүп түгү өчен техника белән тәэмин итүдә иң зур ярдәм күрсәтүче, – диде ул. 

Сүз уңаеннан: киләчәктә татар зиратлары буенча ритуаль хезмәт күрсәтү эшен нәкъ менә әлеге оешмага бирү күзаллана. Иҗтимагый совет утырышында  бу хакта да сүз алып барылды.    

Наталья Чебыкина сүзләренә караганда, православие дине кануннары буенча мәетне җирләү бүгенге көндә уртача 25 мең сумга төшә. 
–    Без күрсәтә торган хезмәтләргә бәя күтәрелмәде. Кабер өстенә куелучы ташларга гына бераз артты, – дип бәян итте ул.  – Бәяләрнең барысы да прайста күрсәтелгән. 

Татар зираты карвылчысы Илдус Гыйләҗетдинов утырышта хәбәр иткәнчә, мәетне мөселман тәртибе буенча җирләү уртача 16-17 мең сумга төшә. 

–    Халыктан мәетне мөселман йолаларына туры китереп җирләүгә кагылышлы бик күп канәгатьсезлек сүзләре ишетергә туры килә. Шуңа күрә хезмәтне күрсәтү буенча прайс булдыру, гомумән, эшчәнлегегезне үтәкүренмәле итү –  көн таләбе, – диде Равия Фәррахиевна.

Хххх
Утырышта бик күп тәкъдимнәр яңгырады. Болар – иске татар зиратын тәртипкә китерү буенча юл картасы булдыру, яңа татар зиратын койма белән әйләндереп алу, рус зиратында яктырту мәсьәләсен хәл итү һәм башкалар. 
–    Ничек кенә булмасын, зиратларны тәртиптә тоту буенча тәртип булдыру кирәк. Чөнки мәрхүмне соңгы юлга тиешле итеп озату – без – исәннәрнең изге бурычы, – дигән сүзләр белән нокта куелды утырышка. 
Ә актуаль проблемага нокта куелмый. Алга таба бу темага күп тапкырлар әйләнеп кайтырбыз әле.  
Дания АБЗАЛИЕВА 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев