Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Мәктәп укытучысында коронавирус тапканнар

Мәктәптә фильтр эшли

Казанның 114 нче мәктәбе укытучысы коронавирус йоктырган, дип хәбәр итә "Матбугат.ру" электрон басмасы.

Хастада әлеге чир барлыгын дүшәмбе, 21 сентябрьдә, теркәгәннәр. Укытучының соңгы эш көне 17 сентябрь булган. Эш вакытында укытучы шәхси саклану чараларын кулланган. Хәзер ул үзизоляциядә, өендә дәвалана.

Белем учагында дезинфекция үткәреләчәк, ә коронавирус беләп чирләп киткән укытучы белем биргән дүртенче сыйныф укучылары дистанцион укуга күчереләчәк. Калган сыйныфлар гадәти режимда укыячаклар. Роспотребнадзор белгечләре укытучының кем белән аралашканын ачыклыйлар.

Мәктәптә укучы калган сыйныфлар гадәти режимда белем алачак. Мәктәптә фильтр эшли. Температуралары булган һәм ОРВИ белән авыручылар юк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев