Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Өегездә генә утырыгыз - үлүчеләр күп

Саклану чарасын күрик!

Әйе, дөньяда коронавирус белән вазгыять катлаулы, монысы бәхәссез. Әмма шундый коткылы сүзләр таратып, без кешеләрдәге коткы, курку хисен тагын да көчәйтәбез түгелме соң?

Чүпрәле районыннан бер газета укучыбыз: «Авылларның ватсап төркемнәрендә "Пандемия зәхмәте Мүнчәли авылы халкына да килеп җитте. Бүген 5 авылдашыбыз югары температура белән хастаханәдә ята. Тагын 8 кеше шул ук авыру белән авылда-өйләрендә ята. Авыруның таралуына иң беренче үзебез гаепле, чөнки сакланмыйбыз! Тагын бер иң зур сәбәп: авылда халык җыеп, төрле бәйрәмнәр,  мәҗлесләр үткәрүдә.
Бүген авырган кешеләрнең  күбесе шул җыеннарда булган кешеләр. Әйдәгез, бөтен бәйрәм-тантаналарны,  мәҗлесләрне былтыргы кебек туктатып торыйк! Аңлыйм төрле хәлләр бар үлем-җетем һәм башкасы. Мулланы гына дәшеп өйдә якыннарыгыз белән генә укытыгыз, яки мәчетләрдә садакалар биреп укытыгыз. Авылда хәлләр начарая бара бит. Медицина ярдәме дә юк дәрәҗәсендә.
Бер мисал гына китерәм! Иске Кәкерле авылында соңгы ике айда егермеләп кеше үлде. Бер урамда урамы белән үлделәр. Мәетне күмергә барырлык кеше юк, бар да өйләреннән чыгарга курка, кабер казырга бармыйлар. Авылыбыз зур-800 гә якын кеше яши, ләкин, безгә дә ябыша дип, кабер казырга барырга куркалар. Авыл мулласы мәчет манарасыннан кычкырып, халыкны дәшә:  "Фәлән кеше үлде, зинһар, кабер казышырга килегез әле!" - дип, ә халык килми. Үз балалары, якын туганнары гына жыелып, мәетне җирлиләр.
Саклану чарасын күрик! Үзебезне, якыннарыбызны саклыйк! Яшел Үзән районы Бакырчы авылында да шул ук хәл диләр“. Бу дөрес хәбәрме, әллә фейк кынамы икән?», - дип шалтыратты.  Без әлеге хәбәрнең дөреслеген белер өчен Чүпрәле районы Матак авыл җирлегенә шалтыраттык. Мүнчәли авылы әлеге җирлек биләмәсендә урнашкан.

— Бу хәбәр бер ай элек таралган инде, - диде безгә Матак авыл җирлеге сәркатибе Нина Мишанкина, - Бөтен район ду килеп алды. Чөнки бер генә сүз дә дөреслеккә туры килми. Әйе, салкын тидереп авыручылар бар. Әмма моның ковидмы-юкмы икәнен бары табиб кына әйтә ала. Үлүчеләргә килгәндә, ике ай эчендә Мүнчәлидә ике олы яшьтәге кеше вафат булды. Икесе дә 80нән узганнар.
Ватсап төркемнәрендә кешедән-кешегә күчеп йөри торган хәбәрдә телгә алынган икенче авыл да Чүпрәледә урнашкан.

— Безнең Кәкерле авылында хәзерге вакытта якынча 350 хуҗалык исәпләнә. Элек галәмәт зур авыл булган ул, - дип сөйләде безгә Иске Кәкерле урта мәктәбе директоры Илдар Хөсәенов.-Берәр авылдашыбызның үлеме турында мәчет манарасыннан микрофон аша хәбәр ителә. Бу гадәт 40-50 еллар дәвамында яши инде. Кешеләрнең беркайчан да кабер казырга кеше булмады дип зарланганнары юк. Барысы да күмәк рәвештә шундый олы кайгы килгән вакытта ярдәм итәргә кузгала. “Егермеләп кеше үлде, урамнары белән киттеләр”, дигән сүз дә чынбарлыкка туры килми. Әйе, үлем-китем очраклары бар, ләкин шундый күләмдә түгел.

Соңгы айларда берничә очрак кына. Үлүчеләр арасында күбесенчә олы яшьтәгеләр. Һәркем дә саклану чараларын куллана. Ковидтан барыбыз да саклана инде, шуңа вакцина кадатабыз. Исән булыйк, юк-бар хәбәр таратып авыл халкын каралыкка батырмыйк, җәмәгать.

Ярый да, бу хәбәрне таратучы Чүпрәле кешесе булсын, үз авылдашлары өчен борчыла, дип уйлыйк. Тик менә, ни өчен бирегә Яшел Үзәннең Бакырчы авылы килеп кергән соң?

— Әле ярый шалтыраттыгыз, күптән бу хаксызлыкка ачуым килеп йөри иде, - дип сүзен башлады Бакырчы авылының клуб мөдире Миләүшә Сәлахиева.- Чүпрәледән хәтле безгә килеп иреште бу сүзләр. Авыл халкы шаккатты моңа. Үлем-китем бик аз дәрәҗәдә. Хәер, соңгы ике айда ике әбиебез гүр иясе булды. Алар икесе дә олы яшьтәгеләр, авылыбызның Ак әбиләре иде. Әмма егермеләп кеше үлде, кабер казырга кеше юк, дигән сүзләр ялган, фейк. Бу хәбәрне язучыга мөрәҗәгать итәсем килә, чын дөреслекне беләсегез килсә, Бакырчыга кунакка килегез, авыл халкы белән аралашыгыз.

Әйе, дөньяда коронавирус белән вазгыять катлаулы, монысы бәхәссез. Әмма шундый коткылы сүзләр таратып, без кешеләрдәге коткы, курку хисен тагын да көчәйтәбез түгелме соң? Моның урынында, ә бәлкем, саклык чаралары күреп, табиблар кушканча, вакцина кадатсак, үзебезнең һәм якыннарыбызның иминлеген тәэмин итә алачакбыз.

Искәрмә: Татарстан Эчке эшләр министрлыгы «фейк хәбәрләр» тараткан өчен административ штрафлар турында искә төшерә.  Дөрес булмаган мәгълүмат гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә, мөлкәтенә зыян китерүгә, җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыкны массакүләм бозуларга куркыныч тудырса, тормыш өчен мөһим объектлар, кредит һәм транспорт оешмалары эшчәнлегенә комачаулык тудыруга куркыныч тудырса, штраф күләме түбәндәгечә тәшкил итәчәк:
гражданнар өчен - административ хокук бозу предметын конфискацияләү белән яки аннан башка 30-100 мең сум,
вазифаи затлар өчен - 60тан 200 мең сумга кадәр,
юридик затлар өчен - административ хокук бозу предметын конфискацияләү белән яки аннан башка 200 меңнән 500 мең сумга кадәр.

Әгәр мондый хокук бозу тормыш өчен мөһим объектлар, транспорт яки социаль инфраструктура, энергетика, сәнәгать һәм элемтә объектларының эшләвенә комачаулык тудырса, хокук бозган өчен штраф салыначак:
гражданнар өчен - административ хокук бозу предметын конфискацияләү белән яки аннан башка 100 меңнән алып 300 мең сумга кадәр;
вазифаи затлар өчен - 300 меңнән 6000 мең сумга кадәр,
юридик затлар өчен - административ хокук бозу предметын конфискацияләү белән яки аннан башка 500 меңнән алып 1 млн сумга кадәр.

Эчке эшләр министрлыгы шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында таралган дөрес булмаган мәгълүмат җәмәгать тәртибен массакүләм бозуга, кешеләр имгәнүгә яки үлеменә китерә торган, шулай ук югарыда санап үтелгән барлык хәлләрдә дә штраф салыначагын искәртте. Ул вакытта:
Гражданнарга - административ хокук бозу предметын конфискацияләү белән яки аннан башка 300 меңнән алып 400 мең сумга кадәр,
вазифаи затларга - 600 меңнән 900 мең сумга кадәр,
юридик затларга - административ хокук бозу предметын конфискацияләү белән яки аннан башка 1-1,5 млн сум каралган.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы республика халкын һәм кунакларын вазгыятьне катлауландырмаска, паникага бирелмәскә һәм социаль челтәрләрдә язылганнарның барысына да ышанмаска чакыра.

Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча штаб төзелде. Дөрес мәгълүмат алу өчен 8-800-222-59-00 телефоны буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев