«Омикрон»ны ОРВИдан ничек аерырга?
Бу чирләрне врачлар гына аерырга мөмкин
Күп очракта гадәти салкын тию дә, грипп та, COVID-19 да организмның хәлсезләнүеннән башланып китә. Аларның симптомнары шулкадәр охшаш ки, кайвакыт бу чирләрне бер-берсеннән врачлар гына аерырга мөмкин.
Шул сәбәпле, ОРВИ билгеләре булган күп кенә авыручылар, автомат рәвештә, короновирус йөртүче булып саналалар һәм алга таба консультация узар өчен сырхауханәләрнең «кызыл зонасына» озатылалар. Бу очракта чирне ачыклау өчен бары тик ПЦР-тест кына ярдәм итә ала.
Әлеге чирләрнең аермаларына караганда уртак яклары күбрәк: югары температура, баш авырту һәм хәлсезлек.
Күп кешеләрдә короновирус белән чирләгәндә тәм һәм ис сизмәү күренешләре барлыкка килә. Ләкин шуны онытмаска кирәк: бу билгеләр гади салкын тию, грипп вакытында да чагылырга мөмкин. Яңа штаммнар барлыкка килү белән әлеге авыруларның билгеләре җыелмасы үзгәреп тора. Мисал өчен, «Дельта» штамм вакытында ис һәм тәм сизмәү сирәк күренеш, ә ашказаны-эчәк тракты бозылу бик еш очрый. Әле тагын моңарчы короновирус инфекциясенә хас булмаган тамак авырту һәм томау төшү дә өстәлә.
«Омикрон»га килгәндә табиблар бу чирне ачыклау өчен кичекмәстән ПЦР-тест үтәргә куша, чөнки коронавирусның алда санап үтелгән башка төрләреннән нык аерыла. Бу штаммны белгечләр салкын тиюдән аеруы кыен дип белдерә.
«Омикрон» күп очракта билгеләрсез дә узарга мөмкин, шуңа күрә кешеләр бу чирне йөреп торган җирдән генә уздырып җибәрә.
Шулай да табиблар әлеге штаммның берничә үзенчәлекле ягын билгеләп үтәләр. Ул да булса, көчле хәлсезлек, тамак кычыту, төчкерү һәм ашкайнату трактының бозылуы. «Омикрон» алдагы короновирус төрләренә караганда кешедән кешегә бик тиз йога һәм инкубацион чоры да кыска. Күбесенчә тән температурасы 38° градустан да артмый, симптомнары 5-10 көнгә хәтле сакланырга мөмкин.
Чыганак
Фото: Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев