Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Прививкасыз кешеләр кайбер урыннарда эшли алмаячак

Дмитрий Песков үз катгый сүзен зйтте

Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькованың ковидтан прививка ясатмаучылардан хокуклары кысылу турында шикаятьләр алынуга кагылышлы сүзләренә карата үз фикерен белдергән.

Вәкаләтле вәкил, медицина күрсәтмәләре буенча прививка ясата алмаучыларны яклап, аларга ташламалар кертергә кирәклеген әйткән иде. Песков сүзләренә караганда, иммунитетсыз кешеләр башкаларның тормышы-сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Шуңа күрә бу җәһәттән ниндидер бер дәрәҗәдә хокукларны кысмыйча булмый. «Иммунитетсыз, прививкасыз кешеләр кайбер урыннарда эшли алмаячак. Мөмкин түгел бу. Алар кемнәрнеңдер сәламәтлеген куркыныч астына куячак бит», – дигән ул. Аның әйтүенчә, вирусның үз-үзен тотышы шуның кадәр сәер ки, иммунитетсыз кешеләр үзләре үк теге яки бу дәрәҗәдә уңайсыз хәлдә калачак. «Әмма шикаятьләр, һичшиксез, оператив штабта каралырга тиеш», – дигән Кремль вәкиле.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru/photo

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев