Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Путин карантинга китү ихтималын әйтте

«Тиздән минем үземә дә карантинга китәргә туры киләчәк, бик күп кеше авырый», — диде Путин

Россия Президенты Владимир Путин янындагы кешеләр коронавирус йоктырса, үзенең дә карантинга китү ихтималы турында әйтте. Бүген паралимпиадачылар белән очрашу вакытында ул шул хакта белдерде.

«Бездә, кызганычка каршы, табиблар өйрәнгәнчә, хәтта минем янымдагыларның да әлеге Covid-19 белән проблемалар чыгып тора», — ди дәүләт башлыгы. ТАСС шул хакта хәбәр итә.

«Тиздән минем үземә дә карантинга китәргә туры киләчәк, бик күп кеше авырый», — диде Путин.

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков соңыннан бу турыда аңлатма бирде. Ул Путин үз тирәсендәгеләр арасында коронавирус очраклары күп дип әйтеп шаяртты, дип белдерде. Соңгы вакытта алар арасында авыручылар булмаган.

«Бу — образлы әйтү», — диде ул дәүләт башлыгының сүзләрен шәрехләп. 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X