Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Районда ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм ничек күрсәтелә

Әгерҗе үзәк хастаханәсенең медицина эше буенча баш табиб урынбасары Анжелика ОВЧИННИКОВА пациентларга кичектергесез һәм ашыгыч ярдәм ничек күрсәтелергә тиешлеген аңлата.

КИЧЕКТЕРГЕСЕЗ ЯРДӘМ

Гражданнарга кичектергесез һәм ашыгыч ярдәм бушлай күрсәтелә. Кисәк кенә кискен авыртулар барлыкка килү йә хроник авыруларның көчәюе ашыгыч медицина ярдәмен кичектергесез формада чакырту өчен сәбәп булып тора. Бу очракта пациентның тормышына куркыныч яный, шуңа күрә һәр минутның мөһим булуы бар. 03, 103, 112 номерлары буенча чакыруларны ашыгыч ярдәм бүлекчәсе диспетчеры кабул итеп ала.

Кичектергесез формада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтергә кирәк булган очракта пациент янына килү вакыты, чакырган мизгелдән алып, 20  минуттан артмаска тиеш. Әмма Әгерҗе районы юлларының озынлыгын исәпкә алганда, ашыгыч ярдәм бригадаларының килеп җитү вакыты бераз үзгәрергә мөмкин.

Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм станциясендә фельдшерлык бригадасы бар. Көн саен өч бригада эшли, шуның берсе – Красный бор участок хастаханәсендә (телефоннары – 39503).

 

АШЫГЫЧ ЯРДӘМ

Пациент тормышына куркыныч янамый торган кискен авыртулар барлыкка килгәндә, хроник авырулар көчәйгәндә ашыгыч ярдәм амбулатор йә көндезге стационар шартларында күрсәтелә. Моның өчен район үзәк хастаханәсе структурасында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте бар. Ашыгыч ярдәм кабинеты фельдшеры чакыруларны 22180 телефоны буенча 8-16 сәгатьләрдә кабул итә. Бу очракта тиешле медицина ярдәме өйдә йә поликлиникада күрсәтелә. Ашыгыч ярдәм күрсәтү вакыты – 2 сәгать. Температура күтәрелгәндә, грипп йә ОРВИның катлаулы формасы белән авырганда, кисәк кенә эч авырту барлыкка килгәндә ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була. Пациентның хәле авыр булган очракта аны хастаханәгә  ашыгыч ярдәм бригадасы алып китә. Ә бригаданы ашыгыч ярдәм күрсәткән фельдшер йә табиб чакырта. Хастаханәгә салу өчен сәбәп юк икән, пациентның хәле турындагы мәгълүмат беркетелгән участок табибына җиткерелә. Пациентның хәлен алга таба күзәтү өчен дәвалаучы табиб аны кабул итүгә яза.

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасына хастаханәгә илтүче “такси“ ролен башкаручы итеп карарга ярамый. Пациент, район үзәк йә участок хастаханәсенең авыруларны кабул итү бүлмәсенә килеп, анда табиб йә фельдшер карый ала. Алар авыруны хастаханәгә салу йә амбулатор шартларда дәвалау турында карарны шунда кабул итәләр.

Ә авыруның тормышына куркыныч яныймы-юкмы икәнлеген ничек белергә соң? Күп чакта авыру үзе һәм туганнары авыруга төгәл диагностика уздыра алмыйлар. Бу очракта 03, 103, 112 телефоннарына шалтыратырга киңәш итәбез. Диспетчер биргән сораулар авыруның хәлен бәяләргә һәм тормышка куркыныч яныймы-юкмы икәнлеген билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Аннан әлеге чакыру хакында ашыгыч ярдәм бүлекчәсенә хәбәр ителәчәк.                   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев