Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Районда йогышлы авыру таралу ихтималы зур

Ветеринарлар кисәтү таратты

Терлекләр һәм кошлар арасында йогышлы авыру таралу ихтималы зур булганлыктан, ветеринарларга ел әйләнәсе уяу булырга туры килә. Ә яз һәм көз айлары – алар өчен аеруча киеренке чор. 

Әлеге киренкелек нәрсә белән бәйле соң? Бу хакта район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Ольга АКУЛОВА сөйли:

–    Язгы һәм көзге чорда уздырылучы профилактик ветеринар чаралар шәхси һәм күмәк хуҗалыклардагы терлекләр өчен мәҗбүри булып тора. Бу чорда малларга себер түләмәсе, эмфизематоз карбункул, котыру чире, йогышлы нодуляр дерматит кебек авыруларга каршы прививка куябыз, кан аша бруцеллез һәм лейкоз авыруларын тикшерәбез. Шулай ук туберкулез авыруына тикшерү уздырабыз. Ветеринар чаралардан бер генә терлек тә читтә калырга тиеш түгел. Нәкъ шуны күз уңында тотып, безнең хезмәткәрләр һәр ишегалдына керәләр. Онытмагыз: бу чаралар терлек асрала торган территориянең генә түгел, ә районның, тулаем республиканың эпизоотик иминлеге өчен кирәк.   

Яз җитү белән район территориясенә кош гриппы вирусы керү куркынычы да арта. Чөнки күчмә кошлар кайта. Соңгы вакытларда кош гриппы белән авыру очраклары Ставрополь краенда һәм Әстерхан өлкәсендә күзәтелде. 

Көннәр җылыта башлауга күп кенә шәхси хуҗалык башлыклары кош-корт алырга ашыгалар. Исегезгә төшерәбез: моның өчен безнең районда өч мәйданчык билгеләгән: Исәнбайда, Көчектә һәм Тирсәдә. Әгерҗелеләр һәм аңа якын авылларда яшәүчеләргә кош-кортны һәм терлекне Кече Пурга территориясендә урнашкан “Полесье” кибете янындагы махсус мәйданчыктан да алырга була. 

Эпизоотик яктан иминлекне саклау өчен түбәндәге киңәшләрне истә тоту мөһим: 
–    - кошларны сатып алганда ветеринар документлар булу-булмау белән кызыксыныгыз; 
–    - яңа алган кошларны бер ай дәвамында башкаларыннан аерым тотыгыз; 
–    - аларга дигән азыкны яхшылап ябыла торган савытларда саклагыз; 
–    - кошларны чиста, дезинфекцияләнгән урында тотыгыз; 
–    - йорт кошларын чыгармагыз, аларның күчмә кошлар белән бәйләнешенә юл куймагыз;
–    - кошларны, инкубация йомыркаларын башка төбәкләрдән алып кайткан очратаТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсеннән ризалык алыгыз һәм башкалар. Әгәр кош-кортларда авыру йә үлү очраклары күзәтелә икән, 24613, 24642 телефоннары буенча ветеринария берләшмәсенә шалтыратуыгыз сорала.         


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев