Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Районга күчмә поликлиника кайчан килә

Сорау-җавап

Соңгы вакытларда редакциягә күчмә поликлиниканың районга кайчан киләчәге турында кызыксынып шалтыратучылар булды. 

Әлеге сорауга район үзәк хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Анжелика ОВЧИННИКОВА җавап бирә. 

Мобиль поликлиника Тирсәдә – 1-12 мартта,
Кадыбашта – 15-26 мартта,
Исәнбайда – 29 марттан 9 апрельгә кадәр,
Красный борда – 12-30 апрельдә,
Кичкетаңда – 3-14 майда эшли.

Мобиль комплекс табиблары пациентларны фәкать алдан язылу нигезендә кабул итәләр. Юллама алу өчен участок терапевтына, яшәү  урыны буенча ФАП фельдшерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кабул итү вакытының участок терапевты белән килешенгән булуы мөһим. Күп сораулар эш режимында хәл ителәчәк. 

Күчмә поликлиниканың урнашу урыны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы фәрманы нигезендә билгеләнә. Тирә-як авылларда яшәүче халыкны да белгечләрдән консультация алу мөмкинлегеннән файдаланырга чакырабыз.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев