Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Районның медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды

Районыбызның өч медицина хезмәткәре Чаллыдагы коронавирус белән авыручыларны дәвалауга тәгаенләнгән госпитальдән эшлекле командировкадан кайттылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Азат Вәлиев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова район үзәк хастаханәсендә командировкадан кайткан медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар.

 

  • Минем әнием дә шәфкать туташы булып эшләде. Шуңа күрә бу хезмәтнең ни дәрәҗәдә җаваплы, катлаулы булуын мин яхшы аңлыйм. Ә сезне, коронавирус кебек әле өйрәнелеп тә бетмәгән йогышлы авыруга каршы көрәштә алгы сафта булучыларны, чын мәгънәсендә, бүгенге зәаман геройлары дип атарга була. Рәхмәт сезгә,  исән-имин булыгыз, – диде Азат Рөстәм улы. Хастаханәнең профком җитәкчесе Гөлнара Шәйхетдинова да хезмәттәшләренә бүләкләр тапшырып, иң җылы теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев