Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Республикада туберкулез күрсәткечләре югары булган районнар исемлеге билгеле 

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина республикада туберкулез күрсәткечләре башка районнар белән чагыштырганда югарырак булган ун районны атады. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте.   

 Аның сүзләренчә, Әгерҗе, Аксубай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш районнарында туберкулез белән авыру күрсәткечләре республика буенча уртача күрсәткечтән 1,2-2 тапкыр югарырак. Уртача алганда, 100 мең кешегә 30дан алып 64 очракка кадәр тәшкил итә. 

 

Ул бүген республикада туберкулез белән авырган 2 меңгә якын кеше учетта торганын әйтте. “Алар белән элемтәдә булган 12 меңгә якын кеше исәпләнә. Бу көнкүреш, гаилә, профессиональ контактлар. Болар, билгеле, “куркыныч” төркеменә керүче кешеләр, һәм алар даими рәвештә безнең күзәтүдә”, - диде Авдонина. 

 

“2000 елдан башлап республикада авыру күрсәткечләре елына уртача 6-7 процентка кимеп барды. Хәзерге вакытта, 2000 ел белән чагыштырганда, туберкулез күрсәткечләре 2,5 тапкыр кимегән. Ләкин республикада елына 1200ләп кешедә авыру ачыклана. Былтыр 1154 кешедә шушы чир теркәлгән. Бу, 2017 елга караганда, 11,6 процентка кимрәк”, - дип әйтте Любовь Авдонина. 

 

Аның сүзләренчә, Татарстанда туберкулез күрсәткече Идел буе федераль округы һәм Россия буенча уртача күрсәткечтән 1,4 тапкыр кимрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев