Россиядә бер тәүлектә коронавирустан 300дән артык пациент үлгән
Стопкоронавирус.рф сайты хәбәр итә
Узган тәүлектә Россиядә коронавирустан 317 кеше үлүе расланган. Бу илдә эпидемия башланганнан алып, иң зур сан. Бу хакта стопкоронавирус.рф сайтында хәбәр ителә.
Аерым алганда, Мәскәүдә - 63 пациент, Санкт-Петербургта – 49, Ростов өлкәсендә 13 пациент үлгән. Гомумән алганда, Россиядә яшәүче 24 952 меңгә якын кеше үлгән.
Соңгы тәүлектә Россиядә Covid-19 инфекциясен йоктыруның 15,7 мең яңа очрагы ачыкланган. Ил буенча барлыгы 1,44 миллионнан артык кеше коронавиурс йоктырган.
«Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, пандемия башланганнан алып, 55,1 миллион лаборатория тикшеренүләре (узган тәүлектә - 495 мең) уздырылган”, - диделәр инфекциягә каршы көрәш буенча оператив штабта.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда коронавирустан барлыгы 103 кеше үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев