Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Россиядә коронавирус инфекциясен дәвалауда яңа ысул куллана башладылар

    Беренче чиратта, әлеге терапияне коронавирус инфекциясе йоктырган көмәнле хатыннар алды

    Мәскәү коронавирусны дәвалауда яңа терапия кулланыла башлаган Россиянең беренче шәһәре булды. Беренче чиратта, аны әлеге инфекцияне йоктырган көмәнле хатыннар алды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы башкала мэры сайтына сылтама белән хәбәр итә.

    «Мәскәү Россиядә беренчеләрдән булып вирусны нейтральләштерә торган моноклональ антитәнчекләр төркеменә кергән өр-яңа препаратлар куллана башлады. Дөньяда аларны коронавирусның иртә стадиясендәге, чир авыр формада узу куркынычы булган пациентларны дәвалауда файдаланалар. Яңа терапияне, беренче чиратта, коронавирус инфекциясе йоктырган көмәнле хатыннарга карата кулланырга тәкъдим иттеләр. Мәскәүдә алар өчен медицина ярдәме күрсәтүнең яңа алгоритмнары булдырылды», - диелә хәбәрдә.

    Чыганак

    Фото: pixabay.com

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: