Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Рөстәм Миңнеханов Гөлфия Симаковага машина бүләк итте

Әле дә ышанып бетә алмый

Татарстанның «Ел табибы – Ак чәчәкләр» бәйгесе җиңүчеләре арасында район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлекчәсе өлкән фельдшеры Гөлфия СИМАКОВА да бар. Аңа Татарстан Президенты исеменнән махсус приз — «Лада Гранта» автомобиле тапшырылды.

Гөлфия Фәрдиевнаның ашыгыч ярдәм бүлекчәсенә эшкә килүенә 35 ел.
– 1986 елда Алабуга медучилищесын тәмамлап кайту белән белән ашыгыч ярдәм бүлекчәсенә фельдшер булып урнаштым. Ул чакта бүлекчә мөдире дә, шәфкать туташлары да, санитарлар да юк иде әле. Сменада шофер белән икебез генә эшләдек. Остазларым Вера Кольцова, Эльза Фәйзуллина, Рәмзия Хәернасовага мин әле дә рәхмәтле, – ди ак халат иясе.
– 35 ел вакыт узса да, мин эш урынымнан да, шундый җаваплы вазифа башкарудан һич тә туймадым. Шушы эштән башка мин үземне күз алдына да китерә алмыйм. Чөнки нәкъ шуның кадәр вакыт эшем белән яшим, – дип дәвам итә.

Гөлфия Фәрдиевнаның 2015 елда әлеге бәйгедә үзен сынап караганы булган инде.
– Ул чакта финалга уза алмадым. Быел бәйге игълан ителгәч, тагын катнашып карарга булдым, – ди ул. Сүз уңаеннан: әлеге бәйгегә параллель рәвештә Казан медучилищесы тарафыннан уздырылган икенче бер Бөтенрәсәй конкурсында да катнаша ул һәм анда да Дипломга лаек була.
“Ел табибы – Ак чәчәкләр” бәйгесенең шарты буенча иң беренче эш итеп портфолио һәм видеофильм юлларга кирәк. Анда ак халат иясе турында автобиографик белешмә дә, аның 35 ел дәвамындагы эшчәнлеге дә, ирешкән уңышлары да, кызыксыну һәм шөгыльләре дә чагылыш табарга тиеш була. 90 биткә якын тәшкил иткән тупланмада һәм видеофильмда боларның барысы да урын алган, әлбәттә. Шул ук вакытта анда әлеге медицина хезмәткәрен башкалардан аерып торучы гамәл һәм кызыксынулар да, күркәм сыйфатлар да чагылыш тапкан. Гамәлләр дигәндә, 2011 елда Пугачеводагы шартлаулар вакытындагы гадәттән тыш хәл барышында Гөлфия Симакованың ашыгыч ярдәм бүлекчәсе эшен тиз һәм дөрес оештыруы күп кенә райондашларыбызның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итүен әйтми мөмкин түгел. Моның өчен ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасына лаек була. Казанда XXVII Бөтендөнья Универсиадасы, 2014 елда Сочиның “Фишт” стадионында, шул елны  Параолимпиада уеннары барышында медицина хезмәте күрсәтүгә лаеклы өлешен кертә. Коронавирус белән бәйле пандемия вакытында ашыгыч ярдәм бүлекчәсенең эшен дөрес оештыруда да аның роле зур.
Гөлфия Симакова – медицина хезмәткәрләре арасында узучы төрле дәрәҗәдәге спорт ярышлары, спартакиадаларда иң актив катнашучы да. Әле күптән түгел медицина хезмәткәрләренең Әгерҗедә узган “Сәламәтлек” зона спартакиадасында да ул катнашкан команда I урынга лаек булды. Атлар һәм башка йорт хайваннарына мөкиббән булуы, балык тотарга яратуы да ак халатлы табигать баласының үзенә генә хас матур сыйфатлар.
Боларның барысыннан тыш, бәйге финалына үтү өчен тагын бер мөһим шарт үтәлергә тиеш була. Ул – халык тавышын җыю. Бу яклап та сынатмый медицина хезмәткәре.
– Минем өчен тавышын биргән һәр райондашыма зур рәхмәт, – ди Гөлфия ханым.

Бәйгенең финал өлеше «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә урнашкан Илһам Шакиров исемендәге концерт залында уза. Чара кунакларына концертлы-театральләштерелгән программа тәкъдим ителә. Шулай ук биш номинациядә җиңүчеләр сәхнә түренә чакырып хөрмәтләнә.
– Иң беренче сәхнәгә “Ел медицина хезмәткәре” номинациясе җиңүчеләре күтәрелде. Дүрт хезмәттәшем арасында мин дә бар идем. Безгә дипломнар һәм шифаханәгә юлламалар тапшырылды, – ди Гөлфия ханым.
Барлык номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләп бетергәннән соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов махсус бүләк – “Лада гранта” автомобиленә лаек булучыны игълан итә.
– Үземнең исемне ишеткәч, бермәлгә югалып калдым. Дулкынланудан аяк-кулларым калтырый башлады. Күз яшьләремне дә тыя алмадым. Сәхнәдә Президентыбыз белән янәшәдә басып торган, аның кулыннан автомобиль ачкычы алган мизгелләрне дә томанлы гына хәтерлим. Шундый зур бүләк алуыма әле һаман да ышанып җитә алмыйм, – ди Гөлфия Симакова.

“Ел табибы – Ак чәчәкләр” дәрәҗәле республика бәйгесендә безнең район медицина хезмәткәренең финалга чыгуы да, махсус бүләккә ия булуы да – беренче тапкыр.
– Бу – минем генә җиңү түгел. Аңа бик күпләрнең өлеше кергән. Шуңа күрә мин һәркайсына зур рәхмәтлемен. Иң беренче рәхмәтем – Татарстан Президентына, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм район җитәкчелегенә. Эдуард Овчинников җитәкчелегендәге район үзәк хастаханәсе коллективына, хезмәттәшләремә чиксез рәхмәтлемен. Бәйгегә әзерлек барышында төрле яклап ярдәм күрсәткән туган авылым Кырынды китапханәсе мөдире Фәридә Артемьевага, пациентларым Ләйсирә һәм Игорь Тимуршиннарга, Әгерҗедәге “Атлан” атлар хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Салиховка олы рәхмәт сүзлемне җиткерәсем килә.  Гомумән, рухи теләктәшлек күрсәткән һәркемгә – тирән хөрмәтем, – ди Гөлфия ханым. – Якыннарым һәм гаиләмә дә чиксез рәхмәтлемен. Сүз уңаеннан: медицина хезмәткәрләре көне алдыннан Гөлфия ханым өченче тапкыр әби булу шатлыгын кичерә. Ә тантана көнне бәбине бала тудыру йортыннан алып чыгалар. Шулай итеп, ике шатлык бергә үрелә.
Бүләк машинага килгәндә, аны үзем иярлим, ди Гөлфия ханым. Моның өчен правасы да бар. Ә машина иярләүчегә хас булырга тиешле төгәллек, тәвәккәллек, үҗәтлек, ышанычлылык кебек сыйфатлар аны һөнәри юлында да озата бара.

Дания АБЗАЛИЕВА. 
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов район үзәк хастаханәсе ашыгыч ярдәм бүлекчәсе өлкән фельдшеры Гөлфия Симаковага автомобиль ачкычы тапшыра.
Фотолар ТР Президентының матбугат үзәгеннән алдынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев