Сәламәтлек күзлегеннән Ураза тотуга бәйле киңәшләр
Ураза вакытында иң мөһиме – иртәнге аш – сәхәр
Изге рамазан ае башланырга да санаулы гына көннәр калды. Ураза тотканда күңелебез генә түгел, тәнебез дә чистара. Бу айда сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен, нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Нинди чирләр вакытында ураза тотарга киңәш ителми?
Ураза тоту кагыйдәләре турында КФУ Университет клиникасының беренче категорияле табиб-гастроэнтерологы Айрат Зыятдинов белән сөйләштек.
– Кемнәргә бөтенләй ураза тотарга киңәш ителми?
“Фәлән чирләр вакытында ураза тотарга ярамый, дип өздереп кенә әйтеп булмый. Аның махсус исемлеге дә юк. Һәр очрак индивидуаль. Нинди генә чир булмасын, ураза тотар алдыннан иң элек табиб белән киңәшләшү тиеш. Хроник чирләр баш калкыткан чорда ураза тотарга ярамый. Бу очракта иң мөһиме шул: чиреңне белә торып, хәлең, саулыгың булмаган килеш үзеңне мәҗбүриләп ураза тотып, чирнең тагын да азуына китердең икән, син, бердән, үзеңә зыян китерәсең”.
Айрат Зыятдиновтан ураза тотучыларга киңәшләр:
1. Ураза вакытында иң мөһиме – иртәнге аш – сәхәр. Пәйгамбәребез дә: «Сәхәрдә – бәрәкәт», – дигән. Сәхәрдә бавырдан үтне чыгара торган ризыклар булырга тиеш. Бавырда үт җыелса, токсиннар барлыкка килә. Әгәр сәхәрдә берәр җиләк-җимеш, су белән җиңелчә генә капкалап алсагыз, үт бүленеп чыкмаячак. Шуңа күрә сәхәрдә терлек мае, терлек аксымнарына бай ризыклар ашарга кирәк. Эремчек, каймак, йомырка, атланмай, шулпа ашау хәерле. Майдан куркырга кирәкми. Акыл хезмәте белән генә шөгыльләнгән кешегә дә көненә ким дигәндә 100–110 грамм май керергә тиеш. Шушы ризыклар хисабына бавыр токсиннардан чистара, яхшырак эшли башлый. Ураза тотканда хәлсезлек, укшу, баш авырту кебек күренешләр дә сирәгрәк күзәтелә.
2. Ифтар судан башланырга тиеш. Җылы су ашказанында көне буена җыелган лайланы юып төшерә. Шуннан соң гына төп ризыкка күчәсез. Әгәр җиләк-җимеш ашыйсы килсә, аны да су эчкәч, ашар алдыннан кабып куярга кирәк. Әгәр җиләк-җимешне ашаганнан соң капсаң, ул ашказанындагы ризыкны әчетәчәк.
3. Ифтар белән сәхәр арасында ким дигәндә биш сәгать вакыт узарга тиеш. Ник дигәндә, ризык өстенә ризык төшсә, ул ашказанындагы ризыкны эшкәртергә комачаулый, нәтиҗәдә ул чери. Шуңа күрә ифтар белән сәхәр арасында ризык капкалап йөрергә киңәш ителми. Ә менә җылымса су эчеп тору файдага гына.
4. Ашказанына кергән ризык 5–6, хәтта 7–8 сәгать ятарга мөмкин. Ашаганнан соң 1,5 сәгать су эчәргә ярамый. Ник дигәндә, ашаганнан соң су яки чәй эчсәк, тоз кислотасы начар эшли башлый. Әмма ашар алдыннан су эчеп куярга кирәк. Бу ашказанындагы лайланы юып төшерү өчен кирәк. Юкса, ризык турыдан-туры шунда эләксә, ашказанында ризык тиешенчә эшкәртелеп бетмәячәк. Организмга кергән микроб, вируслар да юк ителмичә, шул килеш калачак. Ашаганнан соң бик нык эчәсе килсә, бер-ике йотым яхшы чәй яки каһвә эчеп куярга ярый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев