Сигез бала бассейнда агуланган
Алар хастаханәгә эләккән
Әлеге күңелсез хәл Ижау шәһәрендә булган. Сигез бала бассейнда агуланып хастаханәгә эләккән.
13 апрель көнне бассейнда хлорлы препаратлар ярдәмендә суны зарарсызландыру чаралары үткәрелгән. Аннан соң бассейнда 6-14 яшьлек ун бала йөзгән. Кич белән балалар үзләрен начар хис итә башлаган. Нәтиҗәдә сигез бала хастаханәгә эләккән.
Хәзерге вакытта балаларның хәле әйбәт, аларның тормышына куркыныч янамый. Якын арада ике бала өенә кайтарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев