Симерү 13 төрле яман шеш авыруына сәбәпче булырга мөмкин
Табиб-эндокринолог Динара Таюпова аңлата
Соңгы өч дистә ел вакыт эчендә җир йөзендә симерүдән интегүчеләр саны ике тапкыр арткан. Юкка гына белгечләр аны замана чире дип атамый инде. Симерү елдан-ел яшәрә бара, дип тә чаң суга алар. Симерү белән артык авырлыкның чиге кайда? Йокысы туймаган кеше симерә диюләре дөресме?
Табиб-эндокринолог Динара ТАЮПОВА белән шул сорауларга җавап эзләдек.
– Ни өчен симерү замана афәтенә әверелеп бара?
– Беренчедән, бүген без чамадан тыш күп ашый башладык. Соңгы арада кешенең көнлек рационы уртача 40 процентка артты. Шул ук 1960 нчы еллар белән чагыштырсак та, аерма – җир белән күк арасы. Кушылган шикәр, икенче төрле әйтсәк, җиңел углеводларга бай ризыкларга өстенлек бирүебез дә артык авырлыкка китерә. Халыкның фастфуд кебек берничә кат эшкәртелгән, составында транс-майлар булган ризыкка мөкиббән китүе дә яхшыга түгел. Болар бар да организмдагы матдәләр һәм углеводлар алмашын боза. Соңгысы, симерүдән тыш, бик күп чирләрнең башлангычы да булырга мөмкин. Күреп торабыз: соңгы арада кешегә хәрәкәт җитми. Күпләр җиңел машинага күчеп утырды. Болар да, үз чиратында, симерүнең торган саен ныграк тамыр җәюенә этәргеч булды.
– Артык авырлыгың барлыгын ничек белергә?
– Моның гади генә формуласы бар (астарак. – Д.Г.) Аны ачыклау өчен гәүдә авырлыгын озынлыгыңның (метрларда) квадратына бүлергә кирәк. Аны тагын берничә ысул белән дә ачыклап була. Әйтик, корсак һәм бил турысындагы май катламы 2 сантиметрдан артып китсә, артык авырлык бар дип шикләнергә җирлек бар. Хәзерге вакытта кешенең артык авырлыгы бармы-юкмы икәнлекне төгәл ачыклаучы махсус җиһазлар да кулланыла. Алар май катламын гына түгел, мускуллар авырлыгын да, организмда тоткарланган су күләмен дә үлчи.
– Коронавирус белән авырып терелүчеләр арасында: «Ковидтан соң кисәк кенә тазардым. Гел ашыйсым килеп тора», – дип зарланучылар күп. Симерү белән коронавирус арасында нинди бәйләнеш бар?
– Бу, иң беренче чиратта, коронавирусны дәвалау алымнарына бәйле. Билгеле булганча, ковид йоктырган кешегә гормональ препаратлар билгеләнә. Алар углеводлар алмашын акрынайта. Аннары коронавирус иммунитетны эштән чыгара. Организм витаминнарга, микроэлементларга кытлык кичерә. Тора-бара ул шушы бушлыкны җиңел углеводлар ярдәмендә тутыра башлый. Кешенең гел ашыйсы, бигрәк тә камыр ризыкларыннан авыз итәсе килеп тора. Шул рәвешле кешенең гәүдә авырлыгы да зур тизлек белән арта. Шуңа күрә коронавирус белән авырып терелгән кешеләргә, тернәкләнеп килгән чорда гына булса да, дөрес туклануга күчәргә киңәш ителә.
– Симерү кайсы чирләр турында кисәтә?
– Симерү аркасында кешедә йөрәк-кан тамыры авырулары, атеросклероз, үт куыгында таш, үт куыгы ялкынсыну (холецистит) кебек чирләр дә пәйда булырга мөмкин. Симерүдән интеккән кешенең бавыры чамадан тыш зур күләмдәге май һәм углеводларны эшкәртеп өлгерә алмый. Шул рәвешле бавыр күзәнәкләре үзләре дә – май күзәнәгенә, ә бавыр май күзәнәкләре җыелмасына әверелә. Тора-бара ул бавыр циррозы ук китереп чыгарырга мөмкин. Май күзәнәкләре бик тиз ялкынсына. Бу исә организмда яман шеш тә пәйда булырга мөмкин дигән сүз. Күптән түгел галимнәр симерүнең 13 төрле яман шеш авыруына сәбәпче була алуын ачыклаган.
– Баласы артык авырлыктан интеккән ата-аналар еш кына үзләрен: «Үскәч ябыга ул. Үсмерлек чорына җиткәч, артык авырлыгының эзе дә калмаячак», – дип тынычландыра. Бу сүзләрдә хаклык бармы?
– Ул чорда бала, киресенчә, тагын да тазарырга мөмкин. Ник дигәндә, үсмерлек чорында балаларда инсулинга сизгерлек кими. Ул, гадәттә, җенси өлгерү чорында башлана һәм артык озак дәвам итми. Шушы чорда бала кисәк кенә тазарырга, артык авырлык җыя башларга мөмкин. Бу вакытта ата-ана дилбегәне тиз арада үз кулына алырга тиеш. Иң беренче чиратта, баланың туклануын контрольдә тотарга кирәк. Ул дөрес тукланырга, вакытында йокларга ятып, вакытында торырга, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Болар бар да зур үзгәрешләр барган яшь организмны симерүдән саклап калачак. Гомумән, баланы кечкенәдән үк дөрес тукланырга өйрәтергә кирәк. Нәселендә артык авырлык, симерүдән тилмергән кешеләр булса, моңа бигрәк тә игътибарлы булу сорала.
– Симерү йокы режимы бозылу аркасында пәйда була аламы?
– Әлбәттә, була ала. Симерүнең сменалы эштә эшләүчеләр арасында ешрак очравы да, нигездә, нәкъ менә шушы йокы режимы бозылуга бәйле. Кеше вакытында йоклап, вакытында тормаса, организмда мелатонин гормоны тиешле дәрәҗәдә бүленеп чыкмый. Бу гормон җитмәгәндә матдәләр алмашы начарая. Төнге өчкә-дүрткә кадәр йокламаучылар кортизол исемле стресс гормоны хисабына «яши». Ул инсулинны киметә. Бу исә, үз чиратында, кандагы шикәр күләме артуга китерә.
– Интернет челтәрендә: «Бер атна эчендә 30 килограмм авырлыктан котыласың» ише игъланнар гел күзгә ташлана…
– Нинди генә диета булмасын, кеше аны табиб белән киңәшләшкәч кенә тота башларга тиеш. Соңгы арада бик популяр булган төрле марафон, мастер-классларда бирелгән киңәшләргә, интернетта язылганнарга таянып ябыгырга маташу – зур хата. Алар сәламәтлеккә зур зыян салырга мөмкин.
Артык авырлыгың бармы?
Ничек исәпләнә?
Гәүдә авырлыгы : (буй озынлыгы × буй озынлыгы) = гәүдә массасы индексы.
Мисал:
65 : (1,76 × 1,76) = 20,98 (нормаль авырлык)
Гәүдә массасы индексының нормативлары:
18,5кә кадәр – артык ябыклык, масса дефициты;
18,5–24,9 – нормаль авырлык;
25–29,9 – артык авырлык, симезлек авыруы алдындагы хәл;
30–34,9 – 1 дәрәҗәдәге симерү авыруы;
35–39,9 – 2 дәрәҗәдәге симерү авыруы;
40тан артса – 3 дәрәҗәдәге симерү авыруы.
Симерүдән саклану өчен табиб киңәшләре
– Дөрес тукланыгыз. Көндәлек рационыгыз файдалы матдәләргә, витаминнарга бай булсын.
– Көненә дүрт-биш тапкыр аз-азлап ашау хәерле.
– Йокы режимын бозмагыз. Сәламәт булу өчен кеше кичке сәгать уннан да соңрак йокларга ятмаска тиеш.
– Һәрчак хәрәкәттә булып, физик активлык турында да онытмагыз. Җәяү йөрү артык авырлыктан гына түгел, бик күп чирләрдән коткара. Шунысын да онытмагыз.
Динә Гыйлаҗиева, Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев