"Спутник V" вакцинасын яшүсмерләрдә сынау башланды
Балалар өчен дозировка азрак кирәк
Россия Федерациясендә 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен "Спутник V" вакцинасы тикшеренүләре башланды, дип хәбәр ителә Мәскәү хөкүмәтенең рәсми порталында.
Сынаулар үткәрү вакытында белгечләр өлкәннәр өчен булган препаратлардан файдалана, әмма балалар өчен дозировка азрак кирәк.
"Хәзер тикшерүнең беренче һәм икенче фазасы ике әйдәп баручы балалар хастаханәсе - Морозов балалар хастаханәсе һәм З.А. Башляева исемендәге балалар хастаханәсе базасында уза. Моның өчен без 100 катнашучы сайлап алдык. Бүген мәҗбүри тәртиптә ПЦР-тест биргән беренче иреклеләрне тикшерә башладык", - дип ачыклык кертте Мәскәүнең социаль үсеш мәсьәләләре буенча вице-мэры Анастасия Ракова.
Тикшеренүләрнең ел дәвамында үткәреләчәге билгеле булды. Балага препарат кадар алдыннан аны 3 тәүлеккә изоляцияләнгән бокска урнаштырачаклар, ике вакцина кертелгәч, аларны табиблар күзәтәчәк.
Тикшеренүнең өченче фазасында 250 кеше катнашачак, аларны бу җәй ахырында җыя башлаячаклар. Аның нәтиҗәләре буенча үсмерләрне COVID-19 дан вакцинация программасына кертү турында карар кабул ителәчәк.
Тикшеренүдә коронавирус белән авырмаган, шулай ук башка төр җитди авырулар ачыкланмаган яшүсмерләр катнаша алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев