Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Статистиканы бозмас өчен “коронавирус” диагнозы куймыйлар”

    Бөтен дөнья аптырашта калды

    Коронавируслы кәбисә елының да тугыз ае үтеп китте. Яңа вирус безнең илгә узып барышлый гына кагылгандыр, озак тоткарланмас кебек иде, өметләр акланмады... Ул ел башында илгә бәреп тә керде, меңләгән кешене сугып та екты, әле дә булса тантаналы төстә хакимлек итә. Инде авырлык белән булса да ияләшкән, үз булып беткән, тамыр җибәргән чирләребез дә хәттин ашкан иде, югыйсә... Хәзер белдек инде: коронавирус беркая да китмәячәк, гомер буе безнең арада яшәячәк. Белгечләр шулай диләр. Димәк, язмышка буйсынырга, бу вирус белән якыннан танышырга, «дуслашырга» туры киләчәк.

    Бик серле, сәер чир, дәррәү кабынып китеп, бөтен дөньяны аптырашта калдырды. Безнең илдә коронавирус дип ел башында гына сөйли башласалар да, күпмедер вакыттан белгечләргә аның 2019 елда илнең төрле төбәгендә, шул исәптән, Казанда балалар арасында булган көчле вируслы пневмонияне хәтерләтүе ачыкланды. Мартта, үз изоляция режимы башланып, өйләргә кереп бикләнгәч: “Декабрьдә (гыйнварда) пневмония белән каты авырдык, үлә яздык, бездә шул авыру иде ахрысы, гомергә болай авырган юк иде”, – диючеләр булды. Мәгълүмат чаралары кайбер илләрнең 2002-2003 елларда ук коронавирус эпидемиясен кичерүләрен дә искә төшерделәр. Коронавируска бәйле сүзләр, фаразлар, юраулар торган саен куерды. Халык вәсвәсәләнде, төшенкелеккә бирелде, куркуга калды. Шул ук вакытта, чир инде җитди төс алса да, аннан үлүчеләр саны артса да, бу зәхмәткә һаман да ышанмаучылар, аңа сәяси уен, әкият дип караучылар да табылып торды. Болары – киребеткәнлектән яки белемсезлектән түгел, ә дәүләткә, җитәкчеләргә тамчы да ышанычлары калмаганга шулай “тотып кармыйча ышанмаучылар”га әйләнгән илдәшләр иде бугай.

    Ярый, хуш. Ахыр чиктә нинди чир булып чыкты соң бу коронавирус? Кайдан килгән, кая бара? Нишләп ул кемнәргәдер бик тиз йога, ә кайберәүләр вируслы кеше белән бер өйдә яшәп тә чирләмиләр? Алда – кара көз, салкын тию, төчкерү-йөткерүләр, сезонлы грипп... Өйдә ябылып ятулар бетте, балалар – бакчага, укучылар – мәктәпкә, студентлар – вузларга, эше булган кешеләр эшкә китте, пенсионерларга да август азагында өйләрдән чыгарга рөхсәт ителде. Урам тулы кеше. Монысы куанычлы күренеш, ләкин өстебездә коронавирус кара канатын җәеп тора. Ишетәбез, күрәбез: чирләүчеләр күп, үлүчеләр дә. Өйләрендә бик каты авырып ятучылар бар. Больницада ятып чыгып, инде терелдем дигәннәр арасында: “Бу чир әллә нишләтте, эшкә кул бармый, күңел төшенкелеге, яшәүнең кызыгы юк”, – дип, зарланучылар очрый. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы да ковидның миллионлаган кешенең психикасына бәрүе турында әйтте.

    Инде нишләп бетәрбез? Вирустан вакцина булырмы, ул безләрне чирләүдән саклап калырмы? Әлегә бу афәттән ничек саклана алабыз? Тагын өйләргә ябылулар булмасмы? Гадәти грипптан вакцина ясатыргамы? Температурасы нык күтәрелеп, каты чирләп киткәннәрне дә нигә өйләренә кайтарып җибәрәләр, больницага салып дәваламыйлар, шул ук вакытта “урамга чыгып чир таратып йөрсәң, фәлән кадәр штраф салабыз” дип кисәтергә дә онытмыйлар? Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Идел буе федераль округы баш фтизиатры, Казан дәүләт медицина академиясенең фтизиатрия һәм пульмонология кафедрасы мөдире, Русиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, профессор Вәлиев Равил Шамил улы белән шулар хакында сөйләштек.

    – Коронавируслар алар бик күп төрле, тулы бер вируслар гаиләсе. Ә COVID-2019 – коронавирусның яңа төре, ул бүтәннәреннән аерыла. Бу минем гади фикер генә түгел, төрле галимнәрнең фикерләрен анализлап әйтә алам: монысы – кеше тудырган вирус. Ул моңарчы без белгән ОРЗ, ОРВИ, грипп чирләреннән өч-дүрт тапкырга йогышлырак. Грипп та, ОРВИ да кешедә тиз башлана. Грипп вакытында температура 38-40 градуска күтәрелә, борыннан су ага, тамак авырта, буыннар сызлый. Мондый чирлеләр белән иртән очрашсаң, кичкә чирләп тә китәсең. Ә коронавирус үзен алай тиз белгертми. Коронавируслы кеше төчкерсә, йөткерсә, тамагында булган төрле матдәләр һавага чыга, һәм янындагы сәламәт кеше шул һаваны сулый икән, вирусның аңа йогу ихтималы зур. Шулай ук авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә вак тамчылар төрле өслеккә төшәргә мөмкин. Без ул өслекләргә тотынабыз, аннан шул куллар белән күзне ышкып, борынны кашып алабыз, авыз тирәсенә орынабыз. Шуннан ике-дүрт көн эчендә (2 атнага хәтле) кеше коронавирус белән авырый башлый. Менә шул рәвешле вирус йоктырмас өчен битлек киеп йөрергә кирәк. Дөрес, гади битлек кию генә чир йоктырудан тулысынча саклап кала алмый. Аннан саклану өчен махсус эшләнгән респираторлар, саклану костюмнары бар, табиблар коронавирус чирлеләр янында шулардан йөриләр. Әмма битлек вирусларның күпләп ябырылуыннан саклый, аларның көчен киметә. Кайберәүләр: “Мин чирләмим бит, нигә миңа битлек?” – дип, аны кимиләр. Ләкин коронавирус бик җиңел формада да, бик авыр формада да булырга мөмкин. Кайбер кеше чирләвен сизми дә калуы ихтимал. Үзендә “симптомсыз коронавирус” булып, ул вирусны бүтәннәргә дә йоктыра ала дигән сүз. Махсус анализ алып тикшергәннән соң гына кешедә коронавирус булганмы-юкмы икәнен белеп була. Ләкин, статистиканы бозмас өчен, бездә күп очракта андый диагнозны куймыйлар. Безнең гаиләдә биш кеше чирләде. Беребездә дә коронавирус тапмадылар, Роспотребнадзорның “коронавирус белән чирләгәннәр исемлеге”нә кертмәделәр. Ә анализ безнең канда бу вируска каршы тәнчекләр бар дип күрсәтте. Мин чирләп киткәч, коронавируска мазок алдылар, әмма ул диагнозны куймадылар. Ләкин мин тест биреп, канны тикшертеп карадым, “антитәнчекләр” табылды. Аннан озак еллар үпкә чирлеләр белән эшләгән врач буларак, тәҗрибәмнән чыгып та әйтә алам: мин нәкъ коронавирус белән чирләдем. Миндә пневмония булды. Килен дә, онык та чирләде. Килен ис сизмәде. Ис сизмәү, тәм тоймау коронавируска хас симптомнар дип әйтү дә дөрес түгел, ул мондый чирлеләрнең 30 процентында гына күзәтелә.

    Җәй көне махсус стандартлар буенча илнең һәр төбәгендә төрле яшьтәге һәм җенестәге 1280 кешене коронавируска тикшереп карадылар. Татарстанда тикшерелгән шул кадәр кешенең 30 процентында коронавируска каршы тәнчек табылды. Бу – ил буенча иң югары күрсәткеч иде. Моны республикадагы халык санына күчереп карасак, якынча миллион өч йөз кеше коронавирус белән чирләгән дигән сүз, ә рәсми статистика буенча – 7000 кеше, ягъни 185 тапкырга кимрәк!

    Коронавирус белән өлкәннәр күбрәк авырый. Бу аңлашыла да, аларда гадәттә хроник чирләр дә була. Гади пневмония белән чирләүчеләр дә 65 яшькә кадәрлеләрнең 5 процентын тәшкил итә, ә аннан өлкәнрәкләр арасында бу күрсәткеч 30 процент.

    Яшьләр дә, балалар да авырый. Алар арасында бу чир киң таралган булырга, ә иммунитетлары нык булу сәбәпле, алар моны сизми дә калырга мөмкин. Әмма үзләре белән өйгә вирус алып кайтулары һәм өлкән яшьтәге әти-әниләренә, әби-бабайларына йоктырулары бик ихтимал. Гади генә кагыйдә, шарт, таләп – кулларны юарга кирәк! Коронавирус булса, булмаса да юарга, бу бит гап-гади гигиена кагыйдәсе. Хәзер балалар бакчада, мәктәптә, вузда – аралашу даирәләре киңәйде. Ә вирус беркая да китмәде. Статистиканы бозмас өчен генә аны бездә аз дип күрсәтәләр: илдәге 85 төбәк арасында Татарстан 81нче урында диләр. Ә менә “пневмония” диагнозлылар артты, чөнки диагностика көчәйде дип аңлаталар. Без кемне алдыйбыз соң? “Пневмония” диагнозы куелганнарның күбесендә коронавирус. Һәм алар чир тарату чыганаклары.

    Яңа инфекцияне ничек дәвалыйсын табиблар белмәде. Ел башында башланган коронавирусны дәвалау ысуллары сигез айда сигез төрлегә үзгәрде. Элек яхшы булган дарулар хәзер начар дип табылды, бу вируска ВИЧка каршы дарулар да, маляриягә каршы препаратлар да кулланып карадылар, әмма алар ярдәм итми диләр. Чит илләрдә гидроксихлорохин белән дәвалауны туктатсалар, бездә әле дә дәвалыйлар. Бу эзләнүләр дәвам итәчәк, чөнки коронавирустан вакцина әлегә юк. Табылса да, аны башта хайваннарда, аннан берничә кешедә, аннан 50-100 кешедә сынап-тикшереп карыйлар. Ул тикшерүләрнең үз тәртибе бар, яңа вакцина салынасы кешеләр страховкаланган булырга тиешләр. Хәзер безнең илдә генә дә берничә вакцина ясыйлар. Шул ук вакытта менә иң яхшы, сыйфатлы вакцина ясалды дип, берсен үтереп мактыйлар, аны табибларга, укытучыларга ясарга җыеналар. Анысы ул кадәр әйбәт булгач, бүтәннәрен нигә ясап торырга соң алайса? Мин берничәне ясауларына каршы түгел, бәлки берсе антитәнчекләр буенча яхшырак булыр, икенчесенең осложнениеләре кимрәк булыр. Ләкин мин шуны кистереп әйтәм: ике-өч айда вакцина ясап булмый! Аны әле җентекләп тикшерергә, өйрәнергә кирәк. Сәясәт белән медицинаны кушарга, бутарга ярамый, алар икесе ике тармак, ике өлкә. Мин хәзер күкләргә чөеп макталган вакцинаны хурламыйм да, мактамыйм да, вакыт күрсәтер.

    Коронавирус – гади генә чир түгел. Гриппка каршы вакцина белән дә төрле хәлләр булгалый. “Вакцина ясаттым, барыбер авырдым”, – диючеләр бар, чөнки грипп штаммнары һаман үзгәреп тора, көчле мутация бара.

    Коронавирусның икенче дулкыны булачак дигән сүзләр күп йөрде. Минемчә, бездә беренче дулкын дәвам итә, хәзер салкын сезонга керәбез, шунлыктан октябрьдән саклык чаралары артыр дип өметләнәм. Коронавирус илнең икътисадын нык какшатты, шуңа яз көнендәге кебек кискен чикләүләр кабат кертелмәс, мөгаен. Әйтик, минем онык беренче сыйныфка китте. Хәзер мәктәпләр дистанцион укуга күчсә, закон буенча бала өйдә үзе генә калырга тиеш түгел, димәк, аның әтисе яки әнисе эшләмичә, бала белән утырырга тиеш була дигән сүз. Мисал өчен гаиләдә хатын ипи пешерүче, ир шул ипиләрне кибетләргә таратучы шофер дип карасак, алар эшләмәсә, ни булыр? Кешеләргә бит әле ашарга да, яшәргә дә кирәк. Шулай ук ял да итәргә кирәк. Сүз уңаеннан, кешенең Төркиядә ял итәсе килә икән, итсен. Хәзер юллар ачылды. Әмма Төркиядә ял итеп кайтучылар өч көн эчендә коронавируска анализ бирергә тиеш. Ә ул пунктларда чират. Шуңа кешеләр анализ тапшырып өлгермиләр һәм моның өчен аларга штраф салалар. Бу дөрес гамәл түгел. Дәүләт кешегә чит илгә чыгарга рөхсәт биргән икән, димәк, тикшеренү өчен шартларын да тудырырга тиеш. Шартлар тудырылмаган икән, нигә чит илгә чыгарга рөхсәт итәргә?

    Гриппка каршы вакцина ясатыргамы-юкмы дигәндә, хәзер аны Казанда, метро станцияләре яннарында да ясауларына килгәндә, мин мондый алымга шикләнеп карыйм. Вакцина ясар алдыннан кешене тикшерергә кирәк дип саныйм: бәлки аңарда коронавирус башланып киләдер, бәлки бүтән чирләре бардыр. Урамнан узып барышлый гына кереп, вакцина ясаткан кеше күпмедер вакыттан чирләп китсә, кем җавап бирә? Вакцина ясауның төп максаты – кешене авырудан саклау, аңа зыян салмау. Теләсә-нинди вакцина поликлиникада ясалырга тиеш. Анда кешенең авырулары язылган медицина карточкасы була, табиб аның хроник чирләрен белә. Коллектив иммунитет булсын өчен халыкның 60 процентына гриппка каршы вакцина ясалырга тиеш дигән күрсәтмә бар. Мәскәүдән төбәкләргә шундый боерык төшерелә. Билгеле, бездә аны үтәячәкләр, вакытыннан алда үтәдек дип хисап тотачаклар. Ләкин сан артыннан кууның нәтиҗәсе өчен кем җавап бирер?

    Элек кешенең вакцина сайлау мөмкинлеге бар иде. Теләсәң, үзебезнең илдә эшләнгәнен ясатасың, әгәр аңа ышанмыйсың икән – рәхим итеп чит илнекен ясат, әмма анысы инде түләүле. Дөрес, хәзер дә акча түләп, чит илдә эшләнгән вакцинаны ясатырга була. Әмма ул илгә соңрак, грипп инде башланганда гына кайтарыла...

    Ә авыруларны больницага салу-салмау мәсьәләсендә, мин – турыдан-туры коронавируслылар белән эшләүче табиб дип исәпләнмим. Шуңа бу хакта төгәл нәрсәдер әйтергә алынмыйм. Бер нәрсәне беләм: коронавируска каршы табиблар батырларча көрәште, көрәшә, аларга тел-теш тидерә торган түгел.

    Республика, үзебезнең ил һәм чит ил табиблары белән дә эшләүче, аралашучы, табибларга белем бирүче галим буларак, мин сезгә гомуми картинаны тасвирлап күрсәтәм. Күп районнарда, зур шәһәрләрдәге кайбер поликлиника-больницаларда да табиблар җитми. Махсус стандартлар буенча белгеч сәгатенә өч пациентны карарга тиеш булса, табиблар җитмәгәнлектән, аңа 40 авыруны карарга кушалар. Ул бер көн, ике көн, бер атна шулай эшли ала, әмма айлар, еллар буе ике-өч ставкада эшли алмый. Ул янып бетә, сүнә.

    Мин совет чорында яшәгән кеше. Элек табиблар бер үк төрле хезмәт хакы ала иде: Мәскәүдә дә, Казанда да, районда да. Дөрес, район җирендә бераз өстәмә бар иде. Мин Арчада эшләгәндә минем кебек үк табиб Казанда 125 сум акча алса, мин 13 сумга артыграк – 138 сум ала идем. Ә хәзер Мәскәү табибларына бер төрле түлиләр, Казандагыларга – икенче төрле, районда бөтенләй өченче сумма. Хәзер табибларны районнарга җәлеп итү өчен максатчан укыту программасы бар. Берәр авылдан медицина вузында юллама белән килеп, бушлай укыган егет яки кыз үз районына кайтып, кимендә, биш ел эшләргә тиеш. Нишләптер авыл хуҗалыгы академиясендә укыган яшьләр бер дә авылга кайтырга ашкынып тормыйлар, ә медицина белгечләре кайтырга тиеш. Район җиренә кайт кына, миллион сум бирәбез дип табибларны кызыктыралар. Бер уйласаң, миллион сум зур акча. Әмма аны биш елга бүлеп карасаң, айга 16 мең сум чыга. Хезмәт хакы да шулкадәр инде аның. Ә бит табибларга, укытучыларга яки бүтән хезмәт ияләренә акча билгеләп утыручылар үзләре аның кадәр генә хезмәт хакы алып эшләмиләр. Шуннан табиб үзегезгә булсын миллионыгыз, мин шәһәргә китәм ди.

    Бездә еш кына “Европадагы кебек” дип сөйләргә яраталар. Тормыш-яшәү сыйфаты ягыннан, шулай ук сәламәтлек саклау системасының камиллеге нисбәтеннән безгә Европаны куып җитәргә бик ерак әле.

    Назилә САФИУЛЛИНА

    Чыганак

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: