Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиб кешеләрнең төнлә йокыдан уянуының сәбәбен аңлатты

Биредә сәбәпләр күп булырга мөмкин

Кайвакыт кешенең төнлә уянуы йокысызлык турында сөйли, ә кайбер очракларда бу нормаль хәл. Табиб-сомнолог Александр Мельников «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Беренчедән, төнге йокының ни дәрәҗәдә еш бүленүенә игътибар итәргә кирәк. «Төнлә берничә тапкыр кыска вакытка уянып алу — нормаль хәл», — дип искәртте табиб.

Икенче мөһим мәсьәлә — шуннан соң тиз генә йоклап китеп буламы. Әгәр юк икән, бу — йокысызлык билгесе.

Моннан тыш, Мельников киңәш иткәнчә, йокыдан уянуның сәбәпләренә, шулай ук иртән үзегезне ял иткән дип тоясызмы-юкмы икәнлегенә игътибар итәргә кирәк. Әгәр юк икән, моның сәбәпләрен ачыклау зарур.

Биредә сәбәпләр күп булырга мөмкин. Аларны табиб-сомнологка күренгәч ачыкларга мөмкин, дип искәртте белгеч.

Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев