Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиблар Татарстанда беренче уникаль операция ясап, могҗиза белән 77 яшьлек Әгерҗе кешесен коткарган (ФОТО)

Әгерҗедән Фаел Вәлиәхмәтов Чаллыга экстренно китерелә

Яр Чаллыдан ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә табиблар 77 яшьлек пациентка стент-графт эндофиксациясенең суперзаманча системасын кулланып уникаль операция үткәрү турында хәбәр итә. Татарстанда мондый төр операция беренче тапкыр үткәрелгән!

18 июльдә Әгерҗедән ашыгыч рәвештә Фаел Вәлиәхмәтов китерелә, - диелә хәбәрдә. - Тикшерү уздырганнан соң аневризма өзелүе ачыклана. Өстәвенә, пациент бик авыр хәлдә булып чыга. Андый чактта күп санлы авыр авырулар аркасында ачык операцияне уздыру ярамый.

Гадәттә мондый очракларда, гаять зур яра ясалмыйча, стент-графт кына куела. Ләкин бу очракта хәтта анысын да кую мөмкин булмый, чөнки әлеге аневризманың анатомик муены бик кыска була. Ә графт 15 мм дан артык фиксация зонасы булган очракта гына куела. Ә Фаел Мирсәит улы очрагында фиксация зонасы нибары 3-4 мм гына булган. Әгәр дә аны урнаштырсаң, ул үз урыныннан шуып төшкән булыр иде һәм кан саву яңадан башланыр иде...

Консилиум җыелып, рентгенэндоваскуляр хирург Марат Равил улы Шәрәфетдинов һәм йөрәк-кан тамырлары хирургы Рәшид Зөфәр улы Садыйков тарафыннан җитди карар кабул ителә: стент-графтны урнаштырырга, ул урыныннан шуып төшмәсен өчен, заманча стент-графт эндофиксациясе системасын кулланнырга. Бу система "шуруповерт"ны хәтерләтә: кирәкле юнәлеш алырга мөмкин булган махсус катетер ярдәмендә, шөрепләр ролен үтәүче спиралькага охшаган алты деталь аортага уңышлы урнаштырылган. Хәзер пациент үзен яхшы хис итә: ул палатага чыгарылган һәм өенә кайтырга әзерләнә.

Фото: БСМП

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев