Татарстанда ковид йоктыручылар саны бер меңнән арткан
94 кеше хастаханәгә салынган, 1011 кеше өйдә дәвалана
Узган тәүлектә Татарстанда 1105 кеше коронавирус йоктырган. Бу пандемия башланганнан чираттагы антирекорд булды.
Алты кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән. Авыручылар арасында 89 кешегә 18 яшь тә тулмаган, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
94 кеше хастаханәгә салынган, 1011 кеше өйдә дәвалана, диелә хәбәрдә.
Иң күп авыру очраклары Казанда теркәлгән, анда 416 кеше ковид йоктырган. Чаллыда 321, Түбән Камада 99 очрак, Әлмәттә 57 һәм Буада 28 очрак теркәлгән.
Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 53,5 меңнән артык тапкыр куелган. Татарстанда 40,2 меңгә якын кеше (узган тәүлектә — 283 кеше) коронавирустан терелгән.
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2,4 млн кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 1,9 миллионга якын кеше вакцинаның ике дозасын алган. 200 мең кеше ревакцинация узган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев