Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Татарстанда пневмония белән авыру очраклары күп булган шәһәрләр билгеле булды

    Антирейтинг лидерлары кем

    Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков пневмония белән авыру очраклары күп булган шәһәрләрне атады. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде.

    Спикер сүзләренчә, апрель һәм май айларында ачыкланган очраклар саны буенча антирейтинг лидерлары Казан, Чаллы һәм Әлмәт булган.

    «Татарстанның өч муниципалитетында хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы очраклары күп теркәлгән. Ләкин саннар алдагы еллар күрсәткечләре белән якынча бер чама», — дип ачыклык кертте Жаворонков.

    Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Татарстанда үпкә ялкынсынуыннан үлүчеләр саны уртача статистик күрсәткечләр дәрәҗәсендә саклануын әйткән иде.

    Источник

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: