Тромбозны алдан ничек белергә?
Һәркемгә куркыныч яный
Билгеле булганча, йөрәк һәм кан тамырлары авырулары үлем сәбәпләре арасында беренче урында тора, ә тромбозлар, үз чиратында, йөрәк-кан тамырлары авыруларының төп гаеплеләре. Тромбозлар барлыкка килү куркынычы Җир шары халкының 70 процентына яный, чөнки һәркем диярлек бер генә булса да куркыныч факторга дучар, дип яза Интертат.
Ни өчен кан тамырларында тромблар барлыкка килә, авыруны вакытында ничек белергә һәм аны ничек дәваларга? Бу хакта «Республика Татарстан» журналисты Светлана Арсентьевага Казан дәүләт медицина академиясенең кардиология, рентгенэндоваскуляр һәм йөрәк-кан тамырлары хирургиясе кафедрасы мөдире Илдар Абдульянов сөйли.
– Чынлыкта тромблар барлыкка килү – организмның саклану механизмы, – ди Илдар Васылович. – Зыян күргәндә, кан тамырлары кан төерләре белән ябыштырыла, бу кан китүдән саклый. Әмма һәр механизмның уңай яклары гына түгел, ә кимчелекләре дә бар. Мәсәлән, әгәр тамырда «атеросклеротик бляшка» барлыкка килеп, аннары шартласа, саклаучы механизм моны зарарлану итеп кабул итә һәм аны каплый, нәтиҗәдә тромб барлыкка килә. Кан агымы белән йөзеп киткәндә, ул куркыныч нәтиҗәләргә китерә ала.
– Тромб теләсә кайсы тамырда барлыкка килергә мөмкинме?
– Әйе, тромбозлар артериаль һәм венада була ала. Артериаль ешрак очрый. Тромбның иң башта урнашу урынына бәйле рәвештә, аның өзелүе инфаркт яки инсультка китерә. Артериаль тромбозның сәбәбе еш кына атеросклероз – кан тамырларының холестерин белән тыгылуы, йөрәк куышлыгында тромботик массаларның барлыкка килүе. Аннары тромб организмның башка артерияләренә күчә.
Тромблар барлыкка килү «мерцательная аритмия»гә китерергә мөмкин. Мондый очракта кан сул йөрәк алкасында бик начар әйләнә. Нәтиҗәдә тромблар барлыкка килергә мөмкин, алар соңыннан өзелеп, кан агымына эләгә ала. Кайда тыгылып калуына бәйле рәвештә, алар инфаркт, инсульт яки гангренага китерергә мөмкин.
Вена тромбозлары сирәгрәк була. Иң куркынычы – үпкә артериясенең зур тромбоэмболиясе. Үз әйләнешендә вена каны үпкә аша үтәргә һәм кислород белән тулыланырга тиеш, ләкин тромбоэмболиядә бу булмый, шуңа күрә медицина ярдәме булмаса, пациент бер мизгелдә үләргә мөмкин. Безнең төбәктә бу авыруның ешлыгы 1000 кешегә 1 очрак. Яшь барган саен тромблар барлыкка килү һәм тромбоэмболия куркынычы арта гына бара.
Варикоз яисә веналарның варикозлы киңәюе – ул йөрәккә кан алып баручы кан тамырлары авыруы. Йөрәктән кан артерияләр һәм капилярлар аша китә, веналар аша кире әйләнеп кайта. Аякларыбызны канны өскә күтәрә торган насослар белән чагыштырырга мөмкин. Ул веналарны кысучы мускулларның кыскаруы аркасында күтәрелә. Барлык төр веналар буенча кан агымының дөреслеген клапаннарның катлаулы системасы көйли.
Әлеге система бозылса, проблемалар башлана. Веналарда басым арта, кан акрын ага, тамырларны киңәйтә башлый. Әгәр вена киңәйгән, варикозлы булса, клапаннар тулысынча ябылмаска мөмкин, һәм шул чакта кан акрын күтәреләчәк, ә кайвакыт бөтенләй аска ага башлый, һәм шешләр барлыкка килә.
Сезнең зәңгәр төстәге бизәкләр сыман кан тамырлары кабарып торган, кайбер урыннарында төеннәр барлыкка килгән сыман аяклы кешеләрне күргәнегез бармы? Бу – варикоз, һәм инде җитди стадиядә. Бу – авыруның иң күренгән, ләкин бердәнбер билгесе түгел. Кайбер кешеләрдә йөргәндә, хәтта тик торганда да кискен авыртулар барлыкка килә, төнлә көзән җыерырга мөмкин. Тромбоз – варикозның юлдашчысы.
– Тромбоз барлыкка килүдә тагын нинди куркыныч факторлар бар?
– Тәмәке тарту, гормональ препаратлар куллану, аяк-кул сыну, операцияләр кичерү, онкология авыруларында химио-һәм нур терапиясе, гомумән онкология. Әгәр варикоз авыруы яки башка куркыныч факторлары булмаган кешедә тромб ачыкланса, онкоскрининг кирәк. Бик еш кына спонтан тромбозны тикшерү вакытында онкология проблемасы ачыклана. Шулай ук тромблар барлыкка килү ихтималы салкын тию һәм аутоиммун авырулары, тумыштан кан куеру проблемасы булучыларда югары.
Моннан тыш, куркыныч факторлар арасында озак вакыт эчкәннән соң алкогольдән кискен баш тарту, күп кенә, шул исәптән вируслы, соңгы вакытта булган ковид кебек авырулар. Үпкә зарарлануы – коронавирус инфекциясе аркасында килеп чыккан проблемаларның берсе генә, ә бу авыруның төп куркынычы – бөтен организмның кан тамырларына зыян салуы.
Шулай ук хатын-кызларда куркыныч факторлар – бала табу һәм ораль контрацептивлар куллану.
– Соңгы елларда вена тромбозы очраклары арта, бигрәк тә яшьләр арасында. Бу нәрсә белән бәйле?
– Мондый тромбозлар санының кискен артуы күзәтелми. Статистика буенча, бу – 1000 кешегә 3 кеше тирәсе. Ә үсеш сәбәбен мин диагностиканы яхшырту һәм гражданнарның үз сәламәтлекләренә игътибарларын арттыру белән бәйләр идем. Нәтиҗәдә, авырулар башлангыч этапта ачыклана, һәм бу – дәвалауны җиңеләйтә. Кайвакыт, гомумән, элементар профилактика да җитә.
Яшьләргә килгәндә, утырып эшләү һәм аз хәрәкәтләнү аякларда кан әйләнеше акрынаюга, веналарда варикоз барлыкка килүгә, ир-атларда сәламәтлек белән проблемаларга китерә. Симерүгә китерә торган дөрес булмаган туклану да вена тромбозы рискы факторы булып тора, нәтиҗәдә аякларга йөкләнеш арта, кан тамырлары кысыла, һәм бу аякларда тромблар барлыкка китерергә мөмкин.
Тромбоз – кан тамырларының оешкан кан белән тыгылып, анда кан агымының бозылуы. Авыруның симптомнары төрле булырга мөмкин, ул кан белән тәэмин ителеше бозылган органга яки тукымага бәйле. Үпкә, йөрәк, баш мие артерияләре яки веналары зыян күрсә, патология үлемгә китерергә мөмкин.
– Ә тромбозның кайсы төре иң куркыныч?
– Сорауга сорау белән җавап бирәм. Кайсы үлем куркынычрак – инфаркттанмы, инсульттанмы яки тромбоэмболиядәнме? Барлык тромбозлар да куркыныч. Кечкенә генә тромб өзелү үлемгә илтүче инсультка китерергә мөмкин, ә пациентка вакытында ярдәм күрсәтелеп, дөрес дәваланган зур тромбоэмболия нәтиҗәләре эзсез үтәргә мөмкин. Күп нәрсә тромбның локализациясенә дә, аның барлыкка килүенә китергән патологик процессның авырлыгына да, башка шартларга да бәйле. Кайвакыт организм үзе эшли. Пациент микроинсульт яки микроинфаркт булганын берничә елдан соң гына белә.
– Тромбоз симптомсыз уза аламы?
– Әйе һәм шактый озак, чөнки өлешчә тромбланган кан тамыры аша кан агуын дәвам итә. Мәсәлән, аяклардагы тромбоз сизелми диярлек, ә кискен хәрәкәт иткәндә тромб өзелә һәм кан агымы белән үпкә артериясенә таба бара.
Икенче мәсьәлә, симптомнар һәрвакытта да ачык булмый. Хәлсезлек һәм баш әйләнү ешрак йөрәк авырулары белән бәйле, әмма алар кан тамырларының тромблар белән өлешчә кысылуы аркасында баш миенә кан җитмәү турында да сигнал бирә ала.
Артериаль тромбозлар вакытында һәрвакыт авырту була. Кан килергә тиеш булган органга ул килеп җитми, һәм орган моның турында сигнал бирә. Инсультлар сөйләм, күрү, хәрәкәт итү сәләтен югалтуга сәбәпче була. Әгәр тромбоз венада булса, ул, кагыйдә буларак, аякларның шешүенә һәм авыртуга китерә.
– Димәк, билгеләре булмаса да, тромбозга вакыт-вакыт тикшеренергә кирәк?
– Профилактик тикшеренү беркемгә дә комачауламый. Яшьләр турында сөйләгәндә, аларга якын туганнарының авыру тарихын өйрәнергә кирәк: алар арасында варикоз, тромбоз, инфаркт һәм инсульт, кинәт үлем очраклары булганмы. Әгәр дә мондый хәл булган икән, бу мәгълүмат белән табибка килергә һәм канны тромблар барлыкка килүгә тикшерергә, варикоз юкмы икәнен белер өчен веналарга УЗИ ясатырга кирәк. Олы яшьтәге кешеләр иң беренче чиратта кардиолог яки аритмологта тикшерелергә, ритм бозылулары юкмы икәнен ачыкларга тиеш. 50 яшьтән соң елына бер тапкыр кардиолог һәм кан тамырлары хирургына барырга кирәк, хәтта бернәрсә борчымаса да.
– Тромбозны ничек дәвалыйлар?
– Вена тромбозы гадәттә консерватив рәвештә, тромбны эретә һәм канның куеручанлыгын киметергә ярдәм итә торган препаратлар ярдәмендә дәвалана. Әгәр кан төерләре зур һәм аның өзелү куркынычы бар икән, дәвалау вакытында кан тамырына кан агымына комачауламыйча тромбны туктата торган кава-фильтр урнаштыралар. Кан төере эреп беткәннән соң, аны кире алалар. Катлаулы булмаган вена тромбозы да гадәттә консерватив рәвештә дәвалана. Әгәр венада тромб зур һәм аның өзелү куркынычы бар икән, аны алып ташлыйлар.
Ә менә артериаль тромбозларда күп очракта операциясез булмый. Әгәр тромб йөрәк артериясендә булса, кан агымын стентировка ярдәмендә торгызалар. Стент тромбны тамыр стенасына кысып китереп, нормаль кан агымын торгыза. Шундый ук тактика муен һәм аяклардагы кан тамырлары тромбозында кулланыла. Әгәр тромб йөрәк куышлыгында яки үпкә артериясендә булса, ул чакта аны бетерү буенча кардиохирургик операция ясала яисә тромболиз – махсус препарат ярдәмендә кан төерләрен эретү үткәрелә.
Әгәр тромб баш мие тамырларында булса, аны да махсус техника ярдәмендә эндоваскуляр юл белән алып ташларга мөмкин.
Оператив ысуллар нигездә кискен тромбоэмболиядә, ягъни тромбның эреүен көтәргә вакыт булмаганда кулланыла.
– Тромбозны профилактикалау өчен тагын нәрсә эшләп була?
– Төп киңәшләр йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалаудагы кебек үк: сәламәт яшәү рәвеше алып бару, дөрес туклану, физик активлыкны чама белән башкару. Якын туганнарда инфаркт һәм инсульт булмаганмы икәнен белү. Үз-үзеңә игътибар итү. Авырту яки дискомфорт булганда, табибка мөрәҗәгать итү. Үз-үзеңне диагностикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнмәү. Диагностикалау ысулларын һәм дәвалау төрләрен бары тик табиб кына билгели ала, сезнең эшегез – аның киңәшләрен төгәл үтәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев