Узган тәүлектә коронавирустан 99 кеше үлгән
Барлыгы 20324 кеше
Узган тәүлектә Россиядә коронавирустан 99 кеше үлгән, ә COVID-19 инфекциясе тарала башлаганнан алып, барлыгы 20324 кеше вафат булган. Бу турыда журналистларга коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр, дип яза РИА Новости.
«Соңгы тәүлектә коронавирустан 99 үлем очрагы расланган. COVID-19 инфекциясе таралганнан алып 20324 кеше вафат булган», — диелгән хәбәрдә.
Аерым алганда, Мәскәүдә — 18 кеше, Санкт-Петербург белән Ростов өлкәсендә тугызар кеше үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев