Вакцина ясатканнан соң коронавирусның ничек узуы билгеле
Вакцинация иммунитет көрәшкә әзер булсын өчен ясала
Вакцинация кешене коронавирустан тулысынча сакламый, әмма ковидны җиңел формада уздырырга ярдәм итә. Бу хакта инфекционист һәм вакцинолог Евгений Тимаковка сылтама белән РИА Новости яза.
«Вакцинация иммунитет көрәшкә әзер булсын өчен ясала», — дип аңлатты белгеч.
Шулай итеп Евгений Тимаков Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попованың вакцина коронавирус йоктырудан изоляцияләми, әмма авыруның катлаулы формасыннан һәм үлем куркынычыннан саклый дигән фикеренә җавап бирде.
Табиб сүзләренчә, вакцина ясаткан кешедә вирус процессы башлануның икенче көнендә үк актив иммунитет барлыкка килә.
«Кеше инфекцияне җиңел, симптомсыз формада, өйдә генә утырып, сәламәтлеге турында кайгырмый һәм артык дарулар кабул итми генә уздырачак», — диде ул.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 гыйнвар 2021 - 11:54Татарстанда автобус кондукторы терминал белән пассажирның йөзенә суккан (ВИДЕО) Агрессив пассажирның авызыннан кан киткән1600
-
17 гыйнвар 2021 - 11:42Ике җиңел автомобиль бәрелешкәннән соң өч кеше имгәнгән Авария кичә Званка авылы янында булган1800
-
12 гыйнвар 2021 - 13:04ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Әгерҗедә булып китте
-
12 гыйнвар 2021 - 13:03Әгерҗедә чаналар фестивале гөрләде
-
17 гыйнвар 2021 - 12:19Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.289300
-
17 гыйнвар 2021 - 11:54Татарстанда автобус кондукторы терминал белән пассажирның йөзенә суккан (ВИДЕО) Агрессив пассажирның авызыннан кан киткән1600
-
17 гыйнвар 2021 - 11:42Ике җиңел автомобиль бәрелешкәннән соң өч кеше имгәнгән Авария кичә Званка авылы янында булган1800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика