Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Вакцина ясатмаган хезмәткәрләрне эштән читләштерергә рөхсәт ителде

Көн темасы

Covid-19 инфекциясеннән вакцинация узу турындагы документны вакытында тапшырмаган хезмәткәрне, хезмәт хакын сакламыйча гына, приказ нигезендә эштән читләштерергә рөхсәт булды.

Бу турыда Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роспотребнадзор) сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.

Эштән читләштерү РФ Хезмәт кодексы һәм 1998 елда чыккан «Йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау турындагы» Федераль закон буенча каралган. Бу чара вакцина ясатуга медицина каршылыгы булган хезмәткәрләргә кагылмый. Аларны дистанцион эшкә күчерергә киңәш ителә.

Ике ведомство белгечләре исәпләп чыгарганча, коронавирусның таралуын тотрыкландыру өчен, 80 проценттан да ким булмаган күләмдә күмәк иммунитетны тәэмин итәргә кирәк. Анда Covid-19 инфекциясе белән авырган һәм алты ай элек вакциналанган кешеләр дә исәпкә алына.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X