Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Владимир Путин коронавирустан прививканы ничек кичергән?

Путин нинди вакцина ясатканын әйтми

Россия Президенты Владимир Путин коронавирустан прививканы ничек кичерүе турында сөйләгән. Ул икенче уколдан соң бераз температурасы күтәрелүен әйткән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Икенче уколдан соң 12 сәгать узгач, бераз температурам күтәрелде — 37,2 иде. Бу кич белән булды. Иртән уянгач, берни юк иде», — дигән Путин Хезмәт геройлары һәм дәүләт премиясе лауреатлары белән очрашуда.

Быел алар арасында Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург, үзәкнең фәнни эшчәнлек буенча директоры урынбасары Денис Логунов һәм башкалар бар иде. Алар: «Бу — абсолют норма, чөнки вакцинада чит аксым бар», — дигәннәр.

«Яхшылап чистартабыз, Владимир Владимирович, AstraZenесадан аермалы буларак», — дигән Гинцбург. Шуннан соң Путин, Россия вакцинасыннан аермалы буларак, ул препаратта маймыл аксымы булуын да искәртеп куйган.

«Бу арзанлы технологияләр», — дигән Гинцбург.

«Ә бәясе кыйммәтрәк», — дип җавап биргән Путин.

Президент язын коронавирустан прививка ясатты. Прививкадан соң табиблар аның «яхшы иммун җавабы» булуын әйткән. Путин нинди вакцина ясатканын әйтми, бу турыда аның табибы гына белә икән.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев